Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Карабаш торак пункты башлыгы Марат Тәлгат улы Минхәйдәров бистәләр өчен махсус нормативлар кертүне сорады

«Ни шәһәр, ни район үзәге, ни авыл җирлеге булмыйча, без һәрвакытта да гамәлдәге программаларда тулы куәттә катнаша алмыйбыз», - ди Марат Минхәйдәров.

Бөгелмә районы Карабаш шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы Марат Минхәйдәров бистәләр өчен махсус программа кертүне сорады. Бу үтенече белән ул «Корстон» да ТР Муниципаль берәмлекләре советының XIV съездында чыкты.

Марат Минхәйдәров Карабаштан тыш, республикада Васильево, Җәлил, Кама Аланы, Актүбә кебек зур бистәләр булганын искәртте. Шәһәр тибындагы бистәләргә хас уртак мәсьәләләр булганын әйтте.

«Ни шәһәр, ни район үзәге, ни авыл җирлеге булмыйча, без һәрвакытта да гамәлдәге программаларда тулы куәттә катнаша алмыйбыз. Җирлекләрнең масштабларын исәпкә алып, дәүләт программаларын формалаштырганда, безнең бистәләрнең мәнфәгатьләрен аерым нормативлар буенча исәпкә алып булмасмы икән?» — дип мөрәҗәгать итте ул Рөстәм Миңнехановка.

Аның сүзләренчә, башка җирлекләр белән бертөрле бүленеп бирелә торган акча инфраструктураны тиешенчә тәэмин итеп торуга җитми.

Минхәйдәров әйтүенчә, Карабашта торк пунктында юллар озынлыгы 44 км дан артык, 30 елдан артык асфальт җәелмәгән урамнар бар. Ул юлларны кышкы чорда карап тоту мәсьәләсенә дә тукталды. «Алдагы елларда, республика Хөкүмәт программасы буенча, шәһәрләрнең матди-техник базасы ныгытылды. Бу программаны шәһәр тибындагы бистәләр өчен дә каравыгызны сорыйбыз», — диде ул.

Шушы ук нигезләмәләрне башка программалар буенча да карауны сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса