11 июль хакимият бинасының кече киңәшмәләр залында Бөгелмә муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе үзенең чираттан тыш җыенын уздырды. Аның эшенә комиссия рәисе, хакимият башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов җитәкчелек итте.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Белгәнебезчә, 28 июнь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үткән координацион советта террорчылыкка каршы тору эше тикшерелгән иде. Анда башлыча, мөселман дөньясында башланган Рамазан аенда бары тик игелекле гамәлләр генә кылынырга тиешлеге ассызыкланды. Күпмилләтле республикабызда милләтара һәм динара тынычлыкны саклау төп мәсьәләләрнең берсе икәнлеге белдерелде. Әлеге сораулар безнең район һәм шәһәр халкы өчен дә актуаль булып тора.
Киңәшмәдә хокук саклау органнары вәкилләреннән Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге буенча начальник урынбасары Альберт Гәрәев чыгыш ясады. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан билгеләнгән срокларда куркыныч матдәләр саклана торган урыннарның тикшереп торылуы әйтелде. Мәчетләрдә һәм чиркәүләрдә үткәрелгән дини чаралар, бәйрәмнәр вакытында җыелган халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында башкарылган эшләр турында да бәян итте ул. Шул ук вакытта, куркыныч туган очракта хәбәр итү өчен, дини объектларның әле тулысынча куркынычсызлык кнопкалары белән җиһазландырылмаган булуын да билгеләп үтте чыгыш ясаучы.
Аннан соң "ТНГ-Групп" җәмгыятенең "Геосервис" идарәсе начальнигы Николай Романов үзләрендә шартлаткыч матдәләрнең ничек саклануы турында сөйләде. Ул бу мәсьәләдә җәмгыятьнең бер бүлеге булган "Геостраж" хезмәткәрләре ярдәменә тулысынча таянып эшләүләрен белдерде.
"Бөгелмә" аэропорты авиация куркынычсызлыгы хезмәте начальнигы Владимир Кубышкин үзләрендәге хәлләр белән таныштырды. Очкычлар һәм һава транспортыннан файдаланучыларның куркынычсызлыгы өчен эш тәүлек әйләнәсенә алып барылуын, барлык процедураларның да илебез территориясендә кабул ителгән законнар нигезендә башкарылуын җиткерде.
Миграция хезмәте инспекторы Оксана Хөснетдинова чит илләрдән килгән гражданнарга хезмәт эшчәнлеген алып бару мөмкинлеге бирә торган документ - патентларны алу тәртибе белән таныштырды. Быел патентлар 650 килүчегә бирелгән. Шунысын да искәртте белгеч: патентны килүчеләр бары тик миграция хезмәтендә генә ала алалар, авыл җирлеге башлыкларының аны бирү хокукы юк икән.
Ахырдан төрле сораулар тикшерелде. Киңәшмә карары белән комиссиягә террорчылыкка каршы көрәш өлкәсендә булган җитешсезлекләрне бетерү бурычы йөкләнде.