Кышның соңгы көннәрендә "Сосновка" ялсәламәтләндерү лагеренда "ТНГ-Групп" җәмгыяте үз Олимпиадасын - 49 нчы кышкы Спартакиада уеннарын уздырды. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, ди халкыбыз. Әлеге әйтем никадәр генә гади саналса да, сәламәт тәннең сәламәт уй-фикергә туры йогынтысы бар. Акыл хезмәтеннән ял итү өчен дә актив физик күнегүләр нәтиҗәле. Шуңа да,...
Кышның соңгы көннәрендә "Сосновка" ялсәламәтләндерү лагеренда "ТНГ-Групп" җәмгыяте үз Олимпиадасын - 49 нчы кышкы Спартакиада уеннарын уздырды. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, ди халкыбыз. Әлеге әйтем никадәр генә гади саналса да, сәламәт тәннең сәламәт уй-фикергә туры йогынтысы бар. Акыл хезмәтеннән ял итү өчен дә актив физик күнегүләр нәтиҗәле. Шуңа да, инде матур традиция буенча, "ТНГ-Групп" җәмгыяте хезмәткәрләре кышны спорт уеннары белән озатты. Сәламәтлекнең әһәмиятен
Спартакиада ачылу тантанасында генераль директор урынбасары Атлас Әсәтов та искәртте. Спартакиада әләмен күтәрүне узган елгы җиңүче оешма - "ТНГ-АлГИС" спортчылары башкарды. Тантаналы рәвештә кышкы спорт уеннарын ачык дип белдергәч, геофизиклар, барлыгы 10 команда, һәрберсе үз спорт төре буенча ярыш урыннарына ашыкты.
Чаңгы ярышлары
Олимпиада, Универсиада, Спартакиада булсынмы, кышкы уеннарның йөзек кашы, әлбәттә, чаңгы ярышлары. Спортчыларның үзләреннән дә бигрәк тамашачылар бик ярата бу спорт төрен.
Старт -финиш арасын чаңгы ярышында да, катнаш эстафетада да беренчеләрдән булып узучы команда "ТНГ-ЛенГИС" булды.
Икенче һәм өченче урыннар - чаңгыда "ТНГ-НурГИС" һәм "ТНГ-Ижгеофизсервис" командаларында, ә катнаш эстафетада "ТНГ-АлГИС" белән АУП (Персоналлар белән идарә итү аппараты), ЦГИ ("Геоинформ" үзәге), НТУ (Фәнни-техник идарә) хезмәткәрләрендә.
Өстәл теннисы
Бер караганда бик җиңел һәм бик гади тоелган әлеге спорт төре әле үзенең һәркем, һәркайда шөгыльләнә алырлык булганы өчен дә күпләрне җәлеп итә. Җитмәсә, әле ул реакцияне, тизлекне үстерә, кан әйләнеше системасына уңай йогынты ясый. Шуңа күрә дә
өстәл теннисы ярышы, һәр елдагыча, кызганнан-кыза барды. Әйтерсең лә, бәләкәй тупчыкның үзенә хас тавыш белән, уен өстәлләренә бәрелеп, вакыты белән паркетка да килеп төшеп, чек-чек килеп торуы спортчыларга темпны киметергә мөмкинлек бирмәде.
Өстәл теннисында беренчелекне "ТНГ-Казангеофизика" командасы яулады. "ТНГ-АлГИС" - икенче, "ТНГ-ЛенГИС" өченче урыннарны алдылар.
Йөзү
Үз вакытларын бассейнда үткәрергә яратучылар - су рәхәтен белүчеләр бу спорт төрен инде башкага алыштырмый. Су, гомумән, начар энергияне, арыганлыкны юып төшерә, сулыш системасын ныгыта. Йөзү ярышларында АУП, ЦГИ, НТУ хезмәткәрләре беренче урынга лаек булды, икенче урынны "ТНГ-ЛенГИС" алды, өченче урын - "ТНГ-АлГИС" командасында.
Шахмат
Баш эшләтү, стратегик фикерләүне үстерү өчен шахматтан да яхшырак спорт төрен уйлап таба алмассың. Быел әлеге ярышны 2014 елның 1 июленнән кабул ителгән яңа кагыйдәләргә нигезләнеп үткәрделәр. Гомуми нәтиҗәләр буенча "ТНГ-АлГИС" шахматчылары беренчелеккә чыкты. "ТНГ-Казангеофизика" - икенче, "ТНГ-Универсал" өченче урыннарны яуладылар.
Бадминтон
Табигатьтә ял вакытында бадминтон - күпләрнең яратып уйный торган спорт төре. Бадминтон өчен кирәкле атрибутикалар да сәяхәт рюкзагында зур урын алмый. Спартакиада кысаларында, геофизиклар үз чемпионнарын ачыклады. Мактаулы өчлектә - "ТНГ- урГИС", "ТНГ-Универсал" һәм АУП, ЦГИ, НТУ командалары.
Котлыйбыз!
Спартакиада уеннарында үткәрелгән 6 спорт төре исәбе белән гомуми нәтиҗәләр буенча чемпион команда дип, узган елдагыча, җаваплылыгы чикләнгән "ТНГ-АлГИС" җәмгыяте спортчылары танылды. "ТНГ- ЛенГИС" хезмәткәрләре пьедесталның икенче баскычына күтәрелде. Мактаулы өченче урынны "Геоинформ" үзәге, "Фәнни-техник идарә" һәм "Персоналлар белән идарә итү аппараты" җыелма командасы алды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Хоккей
Спартакиадада компания тарихында беренче тапкыр хоккей турниры узды. Боз сараенда "ТНГ-Групп" белән "ТНГ- ЛенГИС" геофизиклары очрашты. Үзләренең уеннарын алар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышладылар.
"ТНГ-Групп" матбугат хезмәткәре Светлана Павлова хәбәр иткәнчә, командалар катнаш составта чыктылар. Уенның гаделлеге өчен хоккейчылар һәр командада бишәр-бишәр кешедән торган "көчле", "уртача" һәм "яшь спортчылар"га бүленеп, үз югарылыгындагы состав белән ярыштылар. Команда исемнәре дә хезмәт иткән урыннарына бәйләп түгел, ә традицион "Вымпел" белән "Метеор" иде.
Команда капитаннарына беренче алканы генераль директор урынбасары Атлас Әсәтов ыргытты. Ә капкага кергән беренче алканың хуҗасы "Вымпел" командасыннан Фәнис Хәмәтшин иде.
Уен барышында исәп аермасы 2 очкодан да артмыйча, финалда табло 8:8 исәбен күрсәтте. Судьялар буллитлар сериясен ачып, капкага кергән беренче алка җиңүче команданы билгеләргә тиеш булды. Ләкин... хоккейчыларның инде сигезенче тапкыр алка кертергә омтылышыннан соң тамашачылар, "Дуслык җиңде!" дип, уенны туктатырга өндәп карадылар. Тик матч комментаторы,
"ТНГ-Универсал" җитештерүтехник бюросы начальнигы Ренат Гәрәев бозга уенчыларны чакыруын дәвам итте. 15 минут буена барган киеренкелекне Константин Доронкин туктата. Залдан яуган эмоцияләр фонтанында коенып, ике команданың да хоккейчылары берберсен һәм үзләренә көч биреп торучыларны сәламләде. Буллитлар сериясе тәмамланып, 9:8 исәбе белән "Метеор" командасы, ниһаять, җиңү яулады.