Бөгелмәдә ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре элекке дустының хатынын кыйнаган ике егетне тоткарлады.
Матбугат хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, ике бертуган ир-егет, исерткеч эчеп алгач, элекке дусларын искә төшерәләр һәм, ниндидер дәгъва белдерергә дип, аңа китәләр. Алар барган адреста (шәһәрнең Кудряшов урамында) хатын күптән инде элекке ире белән аралашканы булмаганын әйтә.
Егетләр ышанмый, хатынга кул күтәрәләр. Берсе, кызып китеп, пәке тартып чыгара һәм аның йөзенә сызып җибәрә. Бер мизгелдә ханым вәхшиләр ку-
лыннан ычкынып, урамга йөгереп чыга, күршеләрен ярдәмгә чакыра, алар полиция чакырта. Тиз арада килеп җиткән хокук сакчылары, эшнең нидә икән-
леген төшенеп, урынны карый башлыйлар һәм егетләрне чардактан табып алалар. Берсе элек тә хөкем ителгән булган. Хәзер аларга карата, РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсе нигезендә, җинаять эше кузгатылды.