Инновацияләр: 2030 елга кадәр 33 миллион тонна нефть табу
9 июльдә 15 нче тапкыр үткәрелүчеТатарстан нефть саммиты бөтен илнең нефть тармагы киңлекләрендә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен нәтиҗәле мәйданчык булды. Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә ТР нефть компанияләре җитәкчеләре белән әлеге киңәшмәне ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Республика лидеры саммит барышында нефть тармагы бурычларын билгеләде.
Аның сүзләренчә, бу очрашуда яңгыраган тәкъдимнәр, аерым алганда, авыр чыгарыла торган нефтьне чыгару, кече нефть ятмалары белән эшләргә ярдәм итү чаралары федераль дәрәҗәдәге җитәкчеләрдән яклау тапты һәм аларны РФ нең башка төбәкләренә таратуны йөкләделәр.
Республика лидеры мобиль экспозицияләрне югары бәяләде. Саммит кысаларында аларда "Татнефть", "РИТЭК", "ТНГ Групп" компанияләре, шулай ук Казан федераль университеты алдынгы технологияләре тәкъдим ителде. Ул саммитка беренче тапкыр Әлмәт нефть институты студентлары - олимпиада җиңүчеләре һәм грант ияләре чакырылуын хуплады. Киңәшмәдә катнашкан Россия энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов шулай ук экспозицияләрне югары бәяләде.
"Татарстанда уникаль нефть-газ җиһазы, үз технологияләре эшләнелә, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Авыр чыгарыла торган запаслар күләме арту шартларында, бары тик инновацияләрне актив кертү генә республика нефтьчеләренә нәтиҗәле нефть табышы, шулай ук запасларны арттыру мөмкинлеге бирә".
Республика лидеры белдергән саннар шул хакта сөйли. Ярты ел нәтиҗәләре буенча ТР да 16,6 миллион тонна нефть чыгарылган, бу узган ел белән чагыштырганда, 1,2 процентка күбрәк. Аларның 13,1 миллион тоннасы "Татнефть"кә туры килә, үсеш - 0,9 процент.
Кече нефть компанияләре дә табышларын 80 мең тоннага арттырган. Соңгы 6 елда аларның республика табышына керткән өлешләре саклана, бүген ул 21 проценттан артык тәшкил итә.
5 ай нәтиҗәләре буенча Татарстан территориясендә 255 миллиард сумнан артык салым һәм салым булмаган түләүләр җыелган, шуның 132 миллиард сумнан артыгы, ягъни 52 проценты нефть тармагына туры килә.
Россиядән читкә чыгарылган нефть бәясе 1,9 тапкыр төшүгә дә кармастан, салым режимы план буенча эшләү мөмкинлеге бирә, дип билгеләп үтте республика лидеры. Ул, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, "Нефтеконсорциум" ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев чыгышларын шәрехләп, нефтьчеләр алдына яңа бурычлар билгеләде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясе кабул ителүен искәртте. 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясе елына 33 млн тонна чамасы нефть чыгаруны күздә тота, ә бу авыр чыгарыла торган запаслар күләме арту шартларында катлаулы бурыч булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа