Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Иминлек дәресләре

17 июль көнне А.Д. Губин исемендәге балаларны сәламәтләндерү һәм ял лагеренда "Куркынычсыз тәгәрмәч" дип аталган марафон узды. Чара юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерүгә, булган белемнәрне ныгытуга багышланды.

Татьяна БАЯНОВА.
Автор фотосы.
Ял итүче балалар өчен бу файдалы да, кызыклы да чараны, "ТР Юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" Бөгелмә филиалы начальнигы Татьяна Васильевна Баянова белән берлектә, лагерь начальнигы урынбасары Елена Николаевна Левашкина, педагог-оештыручы Светлана Владимировна Чурина әзерләп уздырдылар.
Марафон үзе 10 этапта үтте: тематик кроссворд чишү; велосипед тарихы турында сөйләшү; юл билгеләрен искә төшерү; пазллар белән эшләү; тест-сораштыру; "Смешарики с ПДД" мультфильмын карау; юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы мәкальләрне барлау; үз куллары белән тематик
аппликацияләр ясау; барлык кагыйдәләрне һәм билгеләрне саклаган хәлдә, велосипедта йөрү; тематик уеннар уйнау.
Ярышлар барысы да бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Ахырдан, әлбәттә, дуслык җиңде. Марафонда катнашкан һәр балага "ТР Юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" Бөгелмә филиалыннан истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса