Муллыгыбыз алар хезмәтенә бәйле
Сүземнең башында сезгә бер мәзәк сөйләп узыйм әле. Армиядән кунакка кайткан солдат тирәсендә әнисе бөтерелеп йөри икән. "Улым, яңа гына мичтән чыккан коймагым, кар базында каймак, каклаган казым бар. Кайсысын бирим?" - дип сорый ди ана. "Әни, мин каз итен коймакка төреп, каймакка манып ашар идем", - дип җавап биргән...
Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.
Менә шулай, җәмәгать, көн дәвамын-да аш өстәленә, кимендә, өч мәртәбә кадерле кунак булып менеп кунаклау-чы икмәк, сөт-каймак, ит-казылыктан башка күз алдына китерә алмыйбыз яшәешебезне. Ә шушы ризыкларны әзерләүнең никадәр авыр икәнен авыл кешесеннән дә ныграк белүче юктыр. Элек-электән авыл шәһәрне туендыра дип, тикмәгә генә әйтмиләр шул инде.
СССР юкка чыккач, ил җитәкчелеге тарафыннан дистә еллар инде авылларга игътибар бөтенләй бетте. Колхозлар таркалу белән авыл кешесенә эш калмады. Моның ачы нәтиҗәсе дә озак көттермәде. Ирләр генә түгел, хатын-кызлар да эчкелек сазлыгына кереп батты. Мин боларны үз авылым мисалында бөтен җитдилеге белән әйтә алам. Моннан бер-ике ел элек туган ягыма - Актанышка кайткач, сеңлемнән (ул Чаллыда яшәгәнгә, авылга еш кайтып йөри, әниебез васыятен үтәп, төп йортны карап-саклап тота): "Һаман да халык эчәме?" - дип сорыйсы иттем. "Аллаһка шөкер, хәл бөтенләй үзгәрде, эчүчеләр юк дияргә була, халыкка бүген, иң мө-һиме, эш кирәк", - дип җавап бирде ул.
Ил җитәкчелеге дә, заман таләбенә колак салып, авылларга йөз белән борыла башлады. Менә берничә ел инде авыл җирлегендә күпләп мал-туар асрарга, җирдә эшләргә теләүчеләргә ярдәм итүче программалар эшли башлады. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та һәр киңәшмәдә районнарда гаилә фермалары санын арттыру, аларга төрле яклап яр-дәм итү юлларын эзләү зарурлыгын әйтеп килә. Гаилә фермаларына каралган ярдәмнең сизелерлек төре - төзелеш чыгымнарының 30 процентын субсидияләү. Бүген 77 гаилә фермасы гомуми күләме 60 миллион сумнан арткан менә шушындый ярдәм алган. Хәзерге вакытта гаилә фермаларына ярты бәясенә технологик җиһазлар бүлү бара.
Бөгелмә муниципаль районында бүгенге көндә 20 гаилә фермасы бар. Аларда күпкырлы эшчәнлек алып барыла: иген игүчеләр, мөгезле эре терлек үстерү белән шөгыльләнүчеләр, сөт продуктлары җитештерүчеләр һ.б.
Моннан 20 ел элек үк инде, бернинди авырлыкларга да карамастан, шушы өлкәдә эшли башлаган, бүген алдынгылар рәтендә йөргән Зилә һәм Юныс Кәлимуллиннарның гаилә фермасында ниләр белән шөгыльләнүләрен күрергә теләп, беркөнне иртәнге 6 сәгать 30 минутта Кызыл Чишмәгә юл тоттык. Шә-һәр кешесе өчен бик иртә тоелса да, хуҗалыкта инде сөт савылган, терлекләр утарлардан болынга куылган иде. Бераздан яныбызга хуҗабикә дә килеп җитте. Зилә, иң беренче итеп, сүзен рәхмәт әйтүдән башлады. "Менә бу зур сыер абзарын төзүдә хөкүмәт ярдәме зур булды, ансыз бу күләмле эшне башкарып чыгу бик авыр булыр иде, - диде ул. - Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка да, җирле җитәкчеләребезгә дә рәхмәтебез зур. Гомумән, менә берничә ел инде без аларның ярдәмен һәрдаим тоеп эшлибез".
Фермага килгәндә, биредә 100 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, 5 атлары бар. Аннары махсус Корбан бәйрәменә сарык та үрчетәләр икән. Аларның барлыгы 204 гектар җир участогы бар. Өченче елгы корылыклы чорда бик кыенга туры килгән. Иген уңмады, малларга ашатырга мал азыгы юк дәрәҗәсен-дә. Алган бурычларны да кайтарырга кирәк. Бу кыенлыкларны ерып чыга алган Кәлимуллиннар гаиләсе. "Күз курка, кул эшли диләр бит, тик тормыйбыз инде. Менә бүгенге көндә җитештергән сөт һәм итне көтеп алалар бездән", - ди Зилә.
Сүз иярә сүз чыгып, ул бик кызык бер хәл турында сөйләп алды. Моннан 12 ел чамасы элек иске машинага утырып, гаилә Ставрополь өлкәсенә юл ала. Исәпләре аннан сөт кәҗәләре алып кайтып, кымыз җитештерә башлау була. Андагы фәнни-тикшеренү институтына килеп, шунда яшәп, һәрберсен савып карап дигәндәй, кәҗәләр сайлыйлар алар.
Ат бәясе торырлык 20 баш сөт кәҗәсе алып кайталар аннан. Алып кайту бер хәл, ул бит сөт кайнатып, катык ясау гына түгел, кымыз эшләү серләренә төшенергә, ысулларын өйрәнергә кирәк. Уфага юл ала ир белән хатын. Кайда яшертен, кайда ачыктан-ачык сорашып, тәки өйрәнәләр бит. "Заманында безнең кымызны бик яраттылар, хәтта җитәкчеләр дә килеп ала иде", - ди Зилә горурлык белән. Аннары моның табышлы эш икәнен чамалаган әлмәтләр, берничә миллион сум торган җиһазлар сатып алып, ат сөтеннән кымыз җитештерергә булалар, Кызыл Чишмәгә килеп, Кәлимуллиннардан шушы файдалы эчемлекне ясау серләренә өйрәнеп китәләр һәм, билгеле инде, анда күләмле җитештерү башлана.
Кәлимуллиннар гаиләсендә 4 бала үсә. Икесе Казанда эшлиләр икән инде, икесе биредә, Карабашта мәктәптә укыйлар әлегә. "Бигрәк тә төпчегебез Айнур авыл тормышын, җир эшен ярата, укудан кайту белән бирегә килеп җитә, - ди әниләре. - Элегрәк, әти-әни, иртәдән кичкә тикле нигә бу кадәр азапланасыз, диләр иде балаларыбыз, бүгенге хөкүмәт ярдәмен алар да сизә, шулай итеп, авылга карашлары да уңай якка үзгәрде. Иң мөһиме, балалар авылда, җирдә эшләп тә, лаеклы тормышта яшәргә мөмкин икәнлеген аңлады-
лар".
Кәлимуллиннарның киләчәккә өмет-ләре дә зурдан. Һәрчак теләкләре кабуллардан булып, эшләрендә гел уңышлар гына насыйп итсен.
Рәсемдә: "Менә шушы иске машинада 2500 чакрым ара үтеп, гаиләбез белән Ставропольгә кадәр барып җитә алдык бит", - дип көлә дүрт бала анасы, уңган эшмәкәр Зилә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа