Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Икмәк булсын!

Район басуларында урып-җыю эшләре куәтләнеп килә. "Акбаш Агро" хуҗалыгында да уракка төштеләр. Игенчеләр беренче эш итеп чәчүлек орлык хәстәрли башладылар.

Менә берничә көн инде кырларда агрегатлар гөрелтесе тынып тормый. Җаваплылыгы чикләнгән "Акбаш Агро" җәмгыятендә эшнең кызган чагы: арыш уралар. Бу культура 500 гектар мәйданда чәчелгән. Һава шартлары хәзергә уңай тора - комачаулар яңгыр юк. Беренче суктырганнардан күренгәнчә, һәр гектардан уртача алганда 20шәр центнердан чак кына артыграк уңыш чыга.

- Узган ел уңыш мулрак иде, - ди хуҗалык директоры А.Кикоть. - Быел да начар димәс идем. Җиргә ашламалар азрак керде шул. Һава торышы да безнең ниятләргә үз төзәтмәләрен кертте: яз буе эссе торды, ярый әле май аенда шифалы яңгырлар явып үтте, шул нык ярдәм итте.
Ашлык, нигездә, коры инде. Махсус прибор дымлылыкның нормага якын булуын күрсәтә. Димәк, аны дәүләткә тапшырырга да, амбарларга сакларга салырга да була.

Иген басуында өч комбайн көнне төнгә ялгап эшли. Эшче куллар да, техника да җитешми. Шуңа да эштә киеренкелек сизелә. Штурвалда - яшьләр. Яшь булсалар да, тәҗрибәле үзләре. Максим Красиков, мәсәлән, инде дүртенче урагына керешкән. Бөгелмә аграр көллиятен тәмамлап, армиягә барып кайтырга да өлгергән ул. Менә хәзер туган хуҗалыгы басуларын иңли.

Хуҗалыкта ягулык запасын алдан ук хәстәрләп куйганнар. Уҗым культураларыннан соң чират - сабан бодаена. Ул инде өлгереп килә. Һава торышы гына аяк чалмаса, биредә урып-җыюны август урталарына төгәлләргә ният итеп торалар.

Әлфия ЗИЯЗОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса