Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

ИКЕСЕН ДӘ ЯУЛАДЫ

Шәһәр һәм районыбызда эшли торган күп кенә сәнәгать оешмалары җитәкчеләре үз хезмәткәрләренең буш вакытын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү турында кайгырталар. Шундый предприятиеләрнең берсе булып җаваплылыгы чикләнгән "Балкыш" җәмгыяте тора. Әлеге җәмгыять җитәкчесе Хәмзә Фәхрулла улы Мотыйгуллин (астагы рәсемдә - сулдан өченче) инде берничә ел рәттән март-апрель айларында хезмәткәрләре арасында...

Шәһәр һәм районыбызда эшли торган күп кенә сәнәгать оешмалары җитәкчеләре үз хезмәткәрләренең буш вакытын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү турында кайгырталар. Шундый предприятиеләрнең берсе булып җаваплылыгы чикләнгән "Балкыш" җәмгыяте тора.

Әлеге җәмгыять җитәкчесе Хәмзә Фәхрулла улы Мотыйгуллин (астагы рәсемдә - сулдан өченче) инде берничә ел рәттән март-апрель айларында хезмәткәрләре арасында өстәл теннисы ярышлары уздыра. Ярышларда үз көчен сынап карарга теләгән һәркем катнаша ала, шул исәптән - кунаклар да. Шулай итеп, җәмгыять директоры исеме белән аталган турнирның даны елдан-ел арта, киңәя бара.
Быел да ярышлар бик кызыклы, оешкан төстә узды. Аның нәтиҗәләрен 3 апрель көнне ясадылар, катнашучыларны, җиңүчеләрне бүләкләделәр. Хатын-кызлар ярышында Галина Бузова - IV, Раушания Насыйпова - III, Суфия Сибагатуллина II урынны алдылар, җиңүче булып Индира Ахунова танылды. Ир-атлар арасында узган киеренке ярышларда Наил Шәфиев - IV, Эльвир Гатауллин - III, Фәрит Шәфиев II булды, ә турнирның җиңүчесе кем дисәгез, ул - Индира Ахунова! Әйе, әйе, ир-атлар арасында да җиңүне нәкъ менә Индира яулады һәм шуның белән көчле затларның "борынына чиертте". Бу яктан караганда да турнир истә калырлык булды. Ир-атлар инде киләсе елда ныклап торып әзерләнергә, нәфис затлардан бүтән мондый җиңелү "хурлыгын" татымаска дигән нияттә таралыштылар.

Фоторепортажны биредә карагыз:

http://www.bugulma-tat.ru/tt/hbrl/item/3132-b%D3%A9gelm%D3%99-sh%D3%99%D2%BB%D3%99rene%D2%A3-balkyish-%D2%97%D3%99mgyiyatend%D3%99-%D3%A9st%D3%99l-tennisyi-yaryishyi-uzdyi.html

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса