Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен сөтнең бүгенге көндә төп керем чыганагы булуын һәр киңәшмә саен искәртеп килә. Бу шулай ук халыктан сөт җыюга да кагыладыр, чөнки авылларда яшәүче халык сөт кадерен белеп, булдыра алганча күбрәк сыер асрап, сөт һәм ит сатудан керем ала....
Әлфия МОСТАФИНА.
Һәр җирдә дә халыктан сөт җыю оештырылганмы соң? Бу уңайдан министрлык ел саен мондый бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләргә грантлар бирә: сыерлар санын арттыруга субсидия бирү дисеңме, сөт саву аппаратлары сатып алуда ярдәм итү дисеңме, сөт җыю машиналары булдыруга дисеңме… Әйе, бу өлкәдә министрлык халыкка йөз белән борылды, авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагын үстерүгә сизелерлек ярдәм күрсәтелә башлады дияргә мөмкин.
Ә менә шушы уңай күренешләрне бер селтәнү-дә юк итәргә маташулар да булгалый шул әле. "Хотели как лучше, получилось как всегда" дигән бик дөрес гыйбарә бар. Бездә дә шулай килеп чыкмыймы соң?
Узган чәршәмбе көнне, 9 июльдә Татар Димскәе авылыннан Фәйрүзә Тәбрисова, редакциягә килеп, үзенең гозерен, аһ-зарын сөйләп бирде. Мин аның бу хәбәрен шикаять дип кабул итмәдем. Кая барырга, кемгә зарланырга, кемнән ярдәм көтәргә белмәгәннән безгә килергә булгандыр.
Авыл кешесенең эше тавык чүпләп тә бетәрлек түгел. Министр әйтмешли, авыл кешесе терлек кадерен белә, шуңа күрә мөмкинлегеннән чыгып, мал-туар асрарга тырыша. Фәйрүзә ханым да ике савым сыеры тота һәм көн саен икешәр чиләк сөт чыгара икән ул сөт җыючыга. "Элек ат белән җыйганда шундый уңайлы иде, капка саен дигәндәй туктап, исәнләшеп, сөтне алып китә иделәр. Ә бүген транспорт була торып (махсус транспортны җирле эшмәкәр грантка алган икән - ред.), көн саен 6 - 7 йорт аша сөт җыю урынына барырга туры килә, кыен бит, якынрак туктарга булмыймы дип әйткән идем, файдасы булмады, кешеләр китерә бит, син дә китер дип, кырт кисте үземне сөт җыючы, - ди Фәйрүзә ханым. - Өстәвенә, кешеләр белән бик тупас сөйләшә, юк кына сәбәп табып, сөте-ние белән кире борып җибәрергә дә бик мөмкин".
Барып күрмәгәч, ваклыкларына кагылып тормыйм, монысы хаклы, яисә киресенчә, бөтен гаеп тегесендә дип тә әйтә алмыйм. Тик шулай да эшмәкәр турыдан-туры халык белән эшләргә алынган икән, беренчедән, ул бик әдәпле, игътибарлы һәм ихтирамлы булырга тиеш дип саныйм. Икенчедән, "Сөтеңне алмыйм, кайтып кит", - дигән сүз тиктомалдан, кәеф булмаганнан гына әйтелергә тиеш түгелдер, аны иплерәк итеп әйтергә һәм фактлар белән расларга кирәктер бит. Болай кыланырга бездә әлегә сөт елгалары агып ятмый. Шулай булгач, шушындый авыр заманда да күңел төшенкелегенә бирелмичә, тырыша-тырмаша дөнья көтеп яткан авыл кешесенә аяк чалырга ярамый. Аңа да яшәргә, һәм лаеклы яшәргә кирәк. Бүген авыллар бетеп барган заманда авыл җирлегендә мал асрарга теләүчеләргә кадер булсын, хөрмәт булсын һәм һәръяклап ярдәм булсын! Үзара аңлашып эшләгәндә һәм яшәгәндә күңелләр дә һәрчак күтәренке булыр, яхшы яшисе килү теләге дә сүнмәс-сүрелмәс.
"Сөт җитештерү белән җитди шөгыльләнергә кирәк, - ди Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та. - Авыл кешесенең төп керем чыганагы бит ул. Авыл үзенә аерым караш таләп итә".