Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Игътибарлы булу – ике як өчен дә отышлы

Кеше тормышында электр энергиясенең нинди зур роль уйнаганлыгы турында сөйләп тору кирәк микән?! Без электр энергиясеннән файдалануга шулкадәр нык күнеккәнбез ки, аның ни дәрәҗәдә зарурлыгын һәм әһәмиятенең тирәнлеген бары тик аннан өзелеп торган чакта гына аңлыйбыз. Ә электр тәэминатының өзеклексезлеге артында энергетикларның никадәр зур хезмәте ятканлыгы турында уйланып та карамыйбыз:...

Торак йортларда, гамәлдә-ге закон нигезендә, электр белән тәэмин итүче оешма хезмәткәрләре кимендә ярты елга бер мәртәбә тикшерү үткәрергә, электр счётчиклары күрсәткечләрен контрольгә алырга тиешләр. Күпквартирлы йортларда квартирлардагы хисаплагычларны (счётчикларны) тикшерү - җаваплылыгы чикләнгән "Жилэнергосервис" җәмгыяте, ә хосусый йортлардагыларын контрольдә тоту Бөгелмә электр челтәре хезмәткәрләренең вазифасы булып тора.
Караган вакытта йортка сузылган кабель, йорт эчендәге электрүткәргечләр челтәре, счётчикны тоташтыру схемасы, аны эшләгән заводның һәм
энергия белән тәэмин итүче оешма куйган пломбаларның булуы тикшерелә.
Йорт хуҗалары тикшерүче-контролёрларның кереп-карап йөрүенә еш кына канәгатьсезлек белдерәләр, чөнки кабель "яшерен" урыннардан уза, ә аны бөтен озынлыгы буена карап чыгарга кирәк. Кемнеңдер өй буйлап "актарынып-каранып" йөргәне хуҗаларга ошап бет-мәскә мөмкин, әлбәттә. Әмма үткәргечтәге төзексезлекләрне вакытында күреп алу афәтләрне, фаҗигаләрне булдырмый калачак бит! Шәһәребездә, Богдан Хмельницкий урамындагы йортларның берсендә, мәсәлән, шундый тикшерү вакытында чардакта чолгап куелган кабель төргәге ятканлыгы ачыкланды. Бу йортны яңарак кына сатып алган хуҗалар аның хәтта барлыгын да белмәгәннәр әле. Ә төргәкләп куелган үткәргеч иске чыбыклардан тора, энергия күпләп кулланыла башлаган вакытларда, нагрузка артканда, шактый ук кыза торган булган. Бу "табылдыкның", әгәр тикшерүчеләр вакытында күреп алмаган булсалар, шактый ук аяныч нәтиҗәләргә китерүе бик мөмкин иде.
Әлбәттә, электр хисаплагычын чыгарылма исәп щитына (выносной щит учёта - ВЩУ) урнаштыру сезнең торакны саклауның иң ышанычлы бер юлы булып тора. Чөнки алар йорт эчендәге электр челтәренең дә, тышкы көчәнешләрнең дә артыклыгыннан саклану аппаратлары белән җиһазландырылган. Щитны торбага да, йорт (гараж) стенасына да, коймага да беркетергә була (өстәге рәсемдә).
Билгеле, чыгарылма исәп щитын урнаштыру беркадәр чыгым таләп итә, аның каравы, бер тапкыр түләп, тиешенчә урнаштырып кую үзегезнең электр
приборларын дөрес саклауны ышанычлы төстә тәэмин итәчәк, йортыгызда янгын куркынычсызлыгын арттырачак, электр челтәре белгечләренә дә электр энергиясен исәпкә алу урынына кереп карау, күрсәткечләр алу өчен урын җайлы булачак.
Шунысын да аерып әйтү кирәк, электр энергиясе приборларын тикшереп, аларның төзеклеге турында һәрдаим кайгыртып тору энергия белән тәэмин итүче оешманың гына бурычы түгел. Закон нигезендә, җиһазларның техник яктан төзеклеге, ай саен вакытында күрсәткечләрне тапшырып бару, энергия белән тәэмин итүче оешма хезмәткәрләренең энергияне исәпкә алу урынына керүенә комачаулык итмәү - кулланучының, ягъни йорт (квартир) хуҗаларының үз җаваплылыгында. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 4 маенда раслаган "Күмәртәләп җибәрелә торган электр энергиясе базарының эшләү кагыйдәләре" турындагы 442 нче номерлы карары һәм 2011 елның 5 маенда раслаган "Күпквартирлы йортлар һәм торак йортлардагы бүлмәләрдән файдаланучыларга һәм милек хуҗаларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре" (354 нче номерлы карар) нигезендә, әлеге вазифаларны үтәмәгән өчен төрле санкцияләр каралган.
Кызганычка, хәтта закон таләпләрен төгәл үтәп барабыз дигән гражданнарның да счётчикларының күрсәткечләрен һәрвакытта да дөрес итеп тапшырмау очраклары булып тора. Хәзерге вакытта электр энергиясе счетчикларының файдалану спектры бик киң, кайвакытта белгеч булмаган кешегә мәгълүматларны аңлап бетерү дә кыен, шуңа күрә тапшырыла торган күрсәткечләрдә дә төгәлсезлекләр очрап тора.
Бөгелмә шәһәрендә, Комаров урамындагы йортларның берсендә яшәүче ханым белән нәкъ шундый очрак килеп чыга да. Күрсәткечләрне язып алып, тиешле службага тапшырган чакта, дистә өлешләре дип аңлап, хисаплагычның соңгы санын исәпкә алмый ул - язмый да, әйтми дә. Һәм бу хәл шактый ук озак вакыт дәвам итә. Контролёрлар тикшереп йөргәндә алган күрсәткечләрнең чынбарлыкка туры килмәве генә ялгышны ачыкларга ярдәм итә. Хуҗабикә хуҗалыкта реаль кулланган электр энергиясенең күрсәткече белән килгән түләү квитанциясендәге саннарның үзара чагышмавына үзе дә аптырап йөргәнлеген әйтә. Ә инде счётчик күрсәткечләрен һәрвакыт үзе карап, үз куллары белән язып бирә торган булгач, башына ялгыша торганмындыр дигән уй да килми. Нәтиҗәдә, аның электр энергиясе өчен генә дә 40 мең сумнан артык бурычы җыела! Килешәсездер, күпләр өчен бу бик зур сумма! Тикшерүче-контролёрлар план нигезендә уздырыла торган тикшерүләр вакытында өйгә кереп карый алган булсалар, төгәлсезлек тизрәк ачыкланыр, хәлләр бу кадәр үк тирәнгә китмәгән булыр иде дә бит...
Дөрес, контролёрларның тикшерү барышында өйләргә кереп җитә алмавына җитди сәбәпләр дә булырга мөмкин: хуҗалар эштә булса, яисә вакытлыча бу йортта (квартирда) яшәмәсәләр, мәсәлән. Контролёрлар берничә тапкыр килеп тә, йортыгызга керә алмый икән, алар БЭСның район электр челтәрендә Бөгелмә электр челтәре хезмәткәрләре хисаплагыч күрсәткечләрен алу өчен кайчанрак килсә, сезнең өчен уңай буласы турында хәбәр итүегезне үтенеп, язу калдыралар.
Исегезгә төшерәбез: бу мәгълүматны сез Бөгелмә шәһәр электр челтәренә 77-318 телефоны аша шылтыратып та хәбәр итә аласыз (бусы - Бөгелмә шәһәрендә яшәүчеләр өчен). Ә Бөгелмә районы торак пунктларында яшәүчеләр 77-306 телефонына шылтырата алалар.
Без сез кулланучылар белән аралашырга һәрвакыт әзер. Электр энергиясен исәпкә алу, куллануга кагылышлы, яисә башка сорауларыгыз булса, аларга мөнәсәбәттә мәгълүматларны югарыда күрсәтелгән телефоннар аша гына түгел, ә "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыятенең тышкы интернет-сайтында да таба аласыз. Адресы: http: //www.gridcom-rt.ru/
Ольга ЧАСОВСКАЯ,
Бөгелмә электр челтәренең шәһәр станциясендә
хезмәтләрне гамәлгә ашыру төркеме инженеры.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса