Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Җиңүгә җәнлекләр дә булышкан

"Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия иреклеләр хәрәкәтенең Татарстан территориаль оешмасы Бөгелмә бүлеге әгъзалары, "Һәлак булганнар истәлеген лаеклы саклыйк" дигән проект кысаларында, 18 гыйнвар көнне - Һади Атласи исемендәге 14 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары, 21 гыйнварда "Импульс" яшүсмерләр клубында "Скауты Бугульмы" иреклеләр отрядында шөгыльләнүче балалар өчен "Сугышта катнашкан җәнлекләр" дип исемләнгән чара...

"Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия иреклеләр хәрәкәтенең Татарстан территориаль оешмасы Бөгелмә бүлеге әгъзалары, "Һәлак булганнар истәлеген лаеклы саклыйк" дигән проект кысаларында, 18 гыйнвар көнне - Һади Атласи исемендәге 14 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары, 21 гыйнварда "Импульс" яшүсмерләр клубында "Скауты Бугульмы" иреклеләр отрядында шөгыльләнүче балалар өчен "Сугышта катнашкан җәнлекләр" дип исемләнгән чара үткәрделәр.

Интерактив чара балаларда халкыбызның Бөек Ватан сугышында җиңү яулавы белән горурлану хисләрен көчәйтү, тарихи вакыйгаларга игътибарны җәлеп итү, фашизмны җиңәргә булышкан җәнлекләр турында мәгълүмат бирү, кече туганнарга сак мөнәсәбәттә булырга кирәклекне аңлату максатыннан үткәрелде.

Бөек Ватан сугышы халкыбыз өстенә коточкыч авыр сынау булып ябырыла. Әмма җиңүне кулга корыл тотып кына яуламыйлар. Сугышның башыннан ахырынача кешеләр белән янәшә хайваннар, җәнлекләр дә сафта була. Алар да, үзләре дә белмәстән, каһарманлык үрнәкләре күрсәтәләр, кеше өйрәткән гамәлләрне башкаралар, кешеләр кебек үк һәлак булалар. Гомерләре бәрабәренә меңләгән кешеләрнең гомерен саклап калалар...

Иреклеләр отряды әгъзалары балаларга җәнлекләрнең сугыштагы "һөнәрләре" турында сөйләделәр, аларга бәйле вакыйгаларны искә алдылар. "Кошки - герои Великой отечественной войны" дигән документаль фильм карагач, барысы да үз тәэсирләре белән уртаклашты. Очрашуның темасы бик күпләр өчен яңа, кызыклы һәм үзенчәлекле булуы белән җәлеп иткән.

- Бу очрашудан соң балалар "кече туганнарга" карата күңелләрдә бик җылы хисләр уянуы турында әйттеләр, - ди Бөгелмә муниципаль районы иреклеләр үсеше координацион үзәге җитәкчесе Наталья Кулагина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса