Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Иҗади хезмәтнең уңай нәтиҗәләре

"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятендә 2015 елга кадәр билгеләнгән инновацион үсеш программасы уңышлы төстә тормышка ашырыла килә. Компания белгечләренең иҗади потенциалын үстерү һәм аларның хезмәт нәтиҗәсен гамәлгә кертү өчен интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә идарә итү системасы булдырылган, ул НИОКРны планлаштыру һәм үтәүне, рационализаторлык һәм уйлап табу эшчәнлеген, эшләнмәләрне производствога кертү, нәтиҗәләрен бәяләү...

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Нефть ятмаларын эшкәртүнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында, "Татнефть" җәмгыяте фәндәге фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләрне бергә туплый. Компания белгечләренең фәнни инновацион хезмәтләре нәтиҗәле эшчәнлеккә киң мөмкинлекләр ача һәм көндәшлеккә сәләтне күтәрергә ярдәм итә.
"Татнефть" компаниясе төркемнәрендә 240 фәннәр докторы һәм кандидатлары уңышлы эшләп килә. Алар арасында техник фәннәр докторлары - 17, икътисади фәннәр буенча - 6, геология-минералогия фәннәреннән - 3, философик фәннәр докторлары - 2 кеше; техник фәннәр кандидатлары - 114, икътисади фәннәрдән - 47, геология-минералогия фәннәре буенча - 19, химия фәннәреннән - 8, физика-математикадан - 6, социологик фәннәрдән - 4, юриспруденция, психология, педагогика, сәясәт, медицина фәннәре буенча - 2шәр, география, филология, тарихи фәннәр һәм дәүләт идарәсе фәне буенча кандидатлар саны - 1әр кеше.

2011 елда "Татнефть" җәмгыятендә 11125 уйлап табу, файдалы модельләр, рационализаторлык тәкъдимнәре производствога кертелде; уйлап табуларга һәм файдалы модельләргә 213 патент алынды.

"Татнефть" җәмгыятендәге инновацион эшчәнлек бик югары дәрәҗәдә дип танылды һәм дәүләт, ведомство тармаклары, җәмгыять тарафыннан шулай ук югары бәяләнә дә. Россия һәм Республика күләмендә уздырыла торган мәртәбәле конкурсларда яулап алынган күпсанлы бүләкләр биредә белгечләре алып барган эшчәнлекнең һәм алар башкарган эшләнмәләрнең көндәшлеккә сәләтле булуын, Компаниянең интеллектуаль потенциалы югары икәнлеген дәлилли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса