Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Җиңү көненә волонтерлар җыялар

Россиядә узган ел Җиңү көне бәйрәмендә парадны, «Үлемсез полк» йөрешен оештыруда 152 мең волонтер катнашкан. Быел алар сафын танылган артистлар, музыкантлар, спортчылар тулыландырачак. Җиңү көне бәйрәмен оештыруда катнашырга теләүчеләрне волонтерыпобеды.рф сайтында теркәү башланды. Әлеге сайтта: «Послы Победы» Бөтенроссия конкурсы; Җиңү парадына һәм «Үлемсез полк» йөрешенә волонтер сыйфатында хезмәт күрсәтү; Бөтенроссия...

Россиядә узган ел Җиңү көне бәйрәмендә парадны, «Үлемсез полк» йөрешен оештыруда 152 мең волонтер катнашкан. Быел алар сафын танылган артистлар, музыкантлар, спортчылар тулыландырачак. Җиңү көне бәйрәмен оештыруда катнашырга теләүчеләрне волонтерыпобеды.рф сайтында теркәү башланды.

Әлеге сайтта: «Послы Победы» Бөтенроссия конкурсы; Җиңү парадына һәм «Үлемсез полк» йөрешенә волонтер сыйфатында хезмәт күрсәтү; Бөтенроссия акцияләре һәм ветераннар белән очрашулар үткәрү буенча эш юнәлеш­ләренең берсен сайлап аласың. Соңыннан волонтерларның төбәк бүлекчәләрендә уку-өйрәнү узачак.

Патриотик чаралар үткәрүдә, ветераннарга ярдәм күрсәтүдә инде зур эш тәҗрибәләре булган волонтерларга «Послы Победы» Бөтенроссия конкурсы тәкъдим ителә. Россия төбәкләреннән җиңүче 200 волонтер Мәскәүгә һәм Севастопольгә 9 майда Җиңү парадын оештыруга бара.

Бәйрәмгә кадәр волонтерлар «Георгий тас­масы», «Җиңү хаты» Бөтенроссия акцияләрен, ветераннар белән очрашулар уздыруда, һәйкәлләрне чистарту өмәләрендә катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса