“Хәтердәге төеннәр”
Моннан 67 ел элек - 1945 елның маенда - бөтен планетабызны сөендереп, Бөек Җиңү таңы атты. Кешелек дөньясы Җир шарына үлем чире белән янаган фашизмны, үз оясына куып кертеп, тар-мар итте. Халыклар Бөек Җиңү тантанасының шаһитлары булдылар.
Айсылу НУРЕТДИНОВА,
үзәк китапханәнең туган як һәм татар әдәбияты бүлеге мөдире.
Сугыш темасы искерми. Аның турында бик күп языла. Әмма күп сорауларга бүген дә җавап табып бетереп булмый. Акыл ияләре, галимнәр, тарихчылар һаман да баш вата:
- Ни өчен мондый афәткә - Икенче бөтендөнья сугышына юл куелды?
- Ни өчек Советлар иле сугышны әзерлексез каршылады, 1941-1942 елларда гаять зур югалтуларга дучар булды, дошман илебезнең уртасына - Мәскәүгә, Идел буйларына, Кавказ тауларына кадәр үтеп керде?
- Ил язмышы кыл астында торганда, ничек итеп хәлиткеч борылыш ясый алдык һәм фашизмның сыртын сындыруга ирештек?
Шушы һәм башка бик күп сораулар, төрле-төрле фаразлар... Боларның бөтенесенә җавап табып та булмый торгандыр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә мондый сорауларга битараф түгелсездер бит? Әллә инде сезгә сугыш хәлләре күптән тарих тузанына күмелгән сәхифәләр булып кына тоеламы?
Битараф булмаска иде... Үзәк китапханәнең туган як һәм татар әдәбияты бүлеге оештырган китап күргәзмәсенең төп максаты да укучыларны уйландыру һәм аларны мондый сугышларны беркайчан да булдырмас, хаталарны кабатламас көрәшчеләр рухында тәрбияләүгә кайтып кала. Уйланыйк Бөек Җиңүебез турында...
Чыннан да, илебез халыклары, якыннарыбыз, туганнарыбыз, якташларыбыз, тир һәм кан түгеп, шушы Җиңүне яулады, газиз гомерләрен биреп, бүгенге бәхетле тормышыңны тәэмин итте бит - бу турыда онытырга ярамый...
Бәхетебезгә, татар әдипләре, журналистлар, публицистлар бу изге темага беркайчан да битараф калмадылар: соңгы алтмыш-җитмеш ел эчендә сугыш чоры, андагы хәлләр, аны үтәли кичкән язмышлар, кыю адымнар һәм аянычлы язмышлар, батырлар һәм хаиннәр турында күп әсәрләр язылды, фактик материаллар тупланды.
Бу язмаларда кешеләрнең башларыннан үткәннәре, кичерешләре, кайгы-хәсрәтләре, сагышлары, нәфрәтләре, алда шатлыклы очрашулар буласына өмет-ышанычлары да бар.
Күргәзмәдә урын алган китаплар бәйләменнән шуларның кайберләрен - гаять бай әдәби хәзинәнең тик бер өлешен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Утлы еллар кайтавазы: Бөек Ватан сугышы чорында татар халык иҗаты. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. - 199 б.
Җыентыкта Бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәм тылда иҗат ителгән халык авыз иҗаты әсәрләре: җырлар, бәетләр, мәзәкләр, сөйләкләр һәм солдат хатлары тупланган. Китап киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
* * *
Татар ир-егетләре: повестьлар / Зәки Зәйнуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. - 478 б.
Танылган язучы Һәм җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллинның бу китабына татар халкының талантлы һәм батыр йөрәкле ир-егетләре турындагы повестьлары тупланган. Китап киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа