Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Хәрби исәп – җитди эш

Татарстан Республикасының Бөгелмә, Лениногорск, Питрәч муниципаль районнары Бөтенроссия смотр-конкурсында, хәрби исәпкә алу эшен иң яхшы оештыручылар исәбенә кереп, беренче урынга лаек була. Бәйге РФның Үзәк хәрби округына кергән 29 субъект арасында уздырыла.

РФ Кораллы Көчләре идарәсе осталардан-осталарны муниципалитет органнары һәм хәрби комиссариатлар арасында сайлап ала.
Бөгелмә хәрби комиссариатының 2016 елгы эшләре нәтиҗәсендә, Подгорный авыл җирлеге идарәсе, "Татнефтеснаб" идарәсенең Бөгелмә базасы беренче урынга чыкканлыгы турында газетабызда хәбәр иткән идек инде (14 апрель, 2017 ел).
Җиңүчеләрне котларга 18 апрель көнне Бөгелмәгә зур кунаклар килде. Алар арасында РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы оештыру-мобилизацияләү баш идарәсе бүлеге начальнигы, полковник Игорь Григорьев, РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы оештыру-мобилизацияләү баш идарәсе бүлеге операторы, майор Илдар Аипов, РФ Оборона министрлыгы баш кадрлар идарәсе төркеме начальнигы, майор Андрей Гончаров, Үзәк хәрби округ штабының оештыру-мобилизацияләү идарәсе бүлеге начальнигы, полковник Владимир Опариенко бар иде.
Якташларыбызның бу олы хезмәте шулай зур хөрмәткә лаек булды.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса