Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Хоккей буенча дөнья чемпионатында медаль өчен көрәшәчәк командалар ачыкланды

Германиянең Кельн һәм Франциянең Париж шәһәрләрендә уза торган хоккей буенча дөнья чемпионатында төркем этабындагы уеннар төгәлләнде. Чемпионатта барлык уеннары да Германиядә уздырылган "А" төркеменең җиңүчесе булып Америка Кушма Штатлары җыелма командасы танылды. Соңгы турда алар бу турнирда бер тапкыр да җиңелгәне булмаган Россия хоккейчыларын отты - 5:3. Шулай итеп, Россия...

Германиянең Кельн һәм Франциянең Париж шәһәрләрендә уза торган хоккей буенча дөнья чемпионатында төркем этабындагы уеннар төгәлләнде.

Чемпионатта барлык уеннары да Германиядә уздырылган "А" төркеменең җиңүчесе булып Америка Кушма Штатлары җыелма командасы танылды. Соңгы турда алар бу турнирда бер тапкыр да җиңелгәне булмаган Россия хоккейчыларын отты - 5:3. Шулай итеп, Россия җыелмасы төркем этабын икенче урында төгәлләде. "А" төркеменнән чирек финалга шулай ук өченче урын яулаган Швеция белән дүртенче булган Германия командалары да чыкты.

"В" төркеменең җиңүчесе - 7 уенның алтысында җиңү яулаган Канада җыелма командасы. Әлеге төркемнән чирек финалга шулай ук Швейцария, Чехия һәм Финляндия командалары да чыкты.

Шулай итеп, ярымфиналга чыгу өчен көрәшәчәк парлар ачыкланды: Россия - Чехия, Америка - Финляндия, Швейцария - Швеция, Канада - Германия. Барлык матчлар да 18 майда уза. Россия - Чехия уены Парижда Мәскәү вакыты белән 17:15 сәгатьтә башлана.

Ә төркем этабын иң соңгы урында төгәлләгән Италия һәм Словения командаларын Даниядә узачак киләсе чемпионатта Австрия белән Көньяк Корея җыелмалары алмаштырачак.

tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса