Әхмәт Тимер
Һәр милләт үзенең бөек шәхесләре, мәдәни казанышлары белән дөньякүләм таныла. Әхмәт ага Тимер - әнә шундый шәхесләребездән берсе. Ул - 17 яшеннән алып, гомеренең соңгы көннәренә кадәр мөһаҗирлектә үткәргән милләтпәрвәр зат, танылган тюрколог, тарихчы-галим, мәшһүр фикер иясе.
Алсу МӨХӘММӘТДИНОВА,
тарих фәннәре кандидаты,
Казан дәүләт химия-технология университетының
Бөгелмә филиалы тарих-филология кафедрасы мөдире.
Галим мирасының рухи кыйммәте нәрсәдән гыйбарәт соң? Бу мирасны нинди юнәлешләрдә өйрәнергә мөмкин? Чыгышыбызда шул сорауларга җавап бирергә тырышырбыз.
Аның гомер юлы Әлмәт төбәгендә башланып китә. Ул алдынгы фикерле Рәшит мулла гаиләсендә дөньяга килә. Әнисе Зәйнәп остабикә дини һәм дөньяви белемнәрен һәрдаим арттырып торучы шәхес була. Әхмәт ага үзенең истәлекләрендә әнисенең кулыннан газета-журналларның тө-шеп тормавы турында яза. Бабасы - имам-хатыйп, данлыклы Түбән Чыршылы мәдрәсәсенең мөгаллиме Габделфәттах хәзрәт. Чыгышы белән галим затлы нәселдән, аларның нәсел шәҗәрәсе күптармаклы. Бу нәселдән дин эшлеклеләре, укымышлы кешеләр чыккан. Алар арасында Ризаэтдин Фәхретдин, Әкъдәс Нигъмәти Курат, Закир Кадири Уган һәм башкалар бар. Аның бертуган энесе Гамир әфәнде Яруллин - медицина фәннәре докторы.
Кечкенәдән үк аның аралашу даирәсе бай һәм киң була. Ул Ризаэтдин Фәхретдин, Һади Атласилар белән якыннан аралаша (Һади Атласиның хатыны Хөсникамал ханым аның әнисе белән бертуган була). Үзенең истәлекләрендә Һади Атласиның өйдәге балаларга немец телен өйрәтүен яза (соңыннан Төркиягә баргач, Әкъдәс Курат аны тикшерергә теләп, Гете әсәрләрен биреп карый, аларны оригиналда укыта, тәрҗемә иттерә һәм аның алман телен шундый югары дәрәҗәдә белүенә соклана, ничек һәм кайда өйрәнүен сорый. Шунда Әхмәт ага Һади Атласи дәресләрен һәм Идел буе немецларыннан булган гувернантка өйрәтүен искә ала. Шуннан соң Әкъдәс Курат аны профессор Рәшит Рәхмәти белән таныштыра һәм аның ярдәме белән ул Берлин уни-верситетына укырга китә).
1920 елда Рәшит мулла Бөгелмәгә имам итеп чакырыла. Кечкенә Әхмәт рус сыйныфында белем ала башлый. Әмма 1927-1929 елларның сәяси шаукымы алар гаиләсенә дә кагыла. Мулла малае булу сәбәпле, ул мәктәптән куыла. Шулай итеп, аның уку мөмкинлекләре чикләнә һәм ул үзлегеннән белем алуын дәвам итә: рус классикларын, дөнья әдәбиятын тирәнтен өйрәнә, читтән торып, Ростов-Дон шәһәрендәге "Полиглот" тел мәктәбенә языла һәм укый.
Яшүсмернең төрки халыклар тарихын, мәдәниятен өйрәнергә теләге зур була, шул ук вакытта ул бу теләкне тормышка ашыру үз ватанында мөмкин булмаячагын да аңлый. Шунда әтисе Рәшит мулла улына Төркиягә китәргә киңәш итә.
1929 елның 17 июнендә Әхмәт Бөгелмәдән зур юлга кузгала. Шул китүдән туган җиренә әйләнеп кайта алмый. Зур юл газаплары белән Төркиягә барып җитә. Анда ярдәм итүчеләр арасында ватандашы Йосыф Акчура була. Әхмәт ага башта Трабзонда мөгаллимнәр курсын тәмамлый, аннары Әнкара университетының тел, тарих һәм география бүлегенә укырга керә.
1936 елда Берлин университетында көнчыгыш һәм төрки телләрне өйрәнүен дәвам иттерә. Университетны тәмамлаганнан соң, шунда ук татар телен укыта, фәнни эш белән шөгыльләнә. Гамбург университетында төрки телләр буенча диссертация яклый.
Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, Германиядә Көнчыгышны өйрәнү институты хезмәткәре булып эшли. Шул чакта ул "Идел-Урал" легио-нын оештыруда катнаша, "Идел-Урал" газетасына хәбәрләр әзерли, татар-башкорт әсирләре белән якыннан аралаша, аларга кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Шул вакытта аның ярдәме белән күп кенә әсирләр үлемнән котыла. Алар арасында Лондонда "Совет Татарстаны" исемле китап чыгарган профессор Тимербәк Дәүләтшин белән "Азатлык" радиосының булачак җитәкчесе Гариф Солтан да бар.
Әхмәт Тимер 1943 елдан 1946 елга кадәр, Төркиягә кайтып, хәрби хезмәт үтә. Шуннан соң үзен тулысынча фән дөньясына багышлый.
28 ел буена Әнкара университетында төрек телен укыта һәм доктор, профессор дәрәҗәсенә ирешә: зур галим булып җитешә. Аны Германиянең атаклы университетларына төрки телләр турында лекцияләр укырга һәм консультацияләр бирергә чакыралар. 1961 елда Төрки мәдәниятне өйрәнү
институтын оештыра һәм 18 ел буена аны җитәкли. Институт "Төрки мәдәният араштырмалары" журналын чыгара һәм китаплар әзерли.
Әхмәт ага Тимернең эшчәнлеге күптармаклы: ул - киң әзерлекле тел белгече, фундаменталь хезмәтләр язган тарихчы-галим, педагог, публицист, музей культурасын үстерүче фәнни хезмәткәр, язучы, җәмәгать эшлеклесе (хәтта Әнкараның шахмат клубы президенты), бик күп халыкара фәнни оешмаларның абруйлы әгъзасы, җитәкчесе. Бу тармакларның һәркайсы тирәнтен өйрәнүне сорый.
Аның рухи мирасын берничә юнәлештә өйрәнергә мөмкин:
I. Тел гыйлеме.
Ул - күп телләр белгән һәм телләрне чагыштырып өйрәнә алган галим. Аеруча аның Урал-Алтай телләр оясына караган лингвистик хезмәтләре, шул исәптән татар һәм монгол телләре грамматикасын камилләштергән хезмәтләре олы игътибарга лаек.
II. Тәрҗемә.
Алман галиме Вильгельм Радловның "Себердән" исемле фундаменталь хезмәтен (барлыгы 4 томда) немец теленнән төрек теленә тәрҗемә итеп, фәнни аңлатмалар белән бастыра. "1272 елгы гарәп-монгол елъязмалары"н һәм доктор Закир Кадыйри Уган белән берлектә гарәп тарихчысы әт-Табариның 3200 битлек "Кавемнәр һәм патшалар" исемле хезмәтен тәрҗемә итә.
III. Шәхесләрне өйрәнү һәм аларга бәя бирү.
1987 елда "Йосыф Акчура" монографиясе дөнья күрә. 1989 елда - "Монголларның яшерен тарихында Чыңгыз хан" китабы, 1991 елда "Вильгельм Радловның төрки халыклар тарихын өйрәнүдәге роле. Галимнең хәяте һәм фәнни эшчәнлеге" китабы басылып чыга. Татар халкының мәшһүр фикер ияләре Шиһабетдин Мәрҗани, Габденнасыйр Курсави, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Морад Рәмзи, Рәшит Рәхмәти турында фәнни хезмәтләр яза. Гаяз Исхакый архивын һәм мирасын өйрәнүдә Казан галимнәренә зур ярдәм күрсәтә.
IV. Төрки-татар тарихын өйрәнү.
Галимнең Германия, Англия, Төркиядә нәшер ителгән энциклопедияләргә Алтын Урда, Казан, Нугай һәм Себер ханлыклары турында мәкаләләр әзерләве дә шушы юнәлешкә керә.
V. Автобиографик иҗат.
Үзенең тормыш юлы һәм эшчәнлеге хакында 3 томлык хезмәт әзерли һәм 250дән артык фәнни хезмәтләренең библиографиясен туплый. Тәрҗемәи хәленең III томын төгәлләргә өлгерми кала, чөнки 2003 елның 19 апрелендә олуг шәхеснең йөрәге тибүдән туктый.
VI. Музыка иҗаты.
Гомеренең соңгы елларында ул татар һәм башкорт халкының иң озын көйләрен эшкәртеп, олы күләмле музыка әсәре - "Пентатоник скрипка өчен концерт" яза.
Әхмәт ага Тимер туган җирләренә әйләнеп кайта алмады. Әмма аның рухи мирасы әкренләп халкыбызга кайта башлады. Иң тәүге изге гамәлне - олуг галим турында китап язып, җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүне төбәк тарихчысы Роза ханым Абзалова-Сәлманова башкарды. "Кайту" - тышкы яктан затлы, эчтәлеге белән гаҗәеп бай китап!
Үз тарихын белгән, күренекле шәхесләрен олылаган халык кына яшәү көчен саклый ала. Ә халыкның яшәү көче мөстәкыйль фикер йөрткән һәм конкрет эш-гамәлләрне тормышка ашырган укымышлы кешеләрендә чагылыш таба. Әхмәт ага Тимер, кайда гына булмасын, үз милләтен сөйгән һәм татарны дөньякүләм таныткан олуг галим булып калган.
Әхмәт аганың Берлинда Гаяз Исхакый нәшер иткән "Яңа милли юл" журналына әзерләгән мәкаләсендә түбәндәге юллар язылган: "Бер милләтне юк иткән нәрсә - аның үз-үзенә булган ышанычының югалуыдыр". Гаҗәеп тирән мәгънәле, уйландырырлык сүзләр бу! Бүгенге татар тормышында уйландырырлык проблемаларыбыз җитәрлек.
Беренчедән, мәктәпләрдә татар тарихы укытылмый диярлек. Бу фәнгә бирелгән сәгатьләр Россия тарихы дәресләренә алмаштырыла. Алтын Урдага бәйләнешле теманы да күбрәк "монгол-татар изүе" дип кенә аңлатып җибәрәләр. Ә бит тагын бер күренекле галимебез Лев Гумилев: "Монгол-татар изүе булмаган. Рус йорты белән Алтын Урда арасында Көнбатышка каршы сәяси берләшмә гамәлдә булган", - дип язды. Аның фикерен дә, гәрчә дәреслекләрдә булмаса да, укучыларга җиткерергә кирәк.
Икенчедән, төрки-татар тарихын бөтендөнья тарихы контекс-тында өйрәнү максатка ярашлы. Мәшһүр төрки-татарларның дөнья мәдәниятендә күренекле урын тотканын күрсәтү, шул фикер рухында яшь буынны тәрбияләү мөһим.
Әхмәт аганың хезмәтләре турында мин Һади Атласиның 120 еллык юбилеена әзерләнгәндә Угыз абый Атласовтан ишеттем. Ул аның "Төрек культурасы араштырмалары" журналын миңа өйрәнү өчен биреп торды. Бу журналдан кызыклы мәгълүматлар диссертация һәм монографиягә кертелде. Олуг галим 1970 елда ук Һади Атласи турында төрек энциклопедиясенә мәкалә урнаштыра. Шуңа күрә, ихтирам хисләремне белдереп, аңа диссертациямнең авторефератын җибәрү уе бар иде миндә. Әмма шул вакыйгага ике ай кала, ул дөньядан китеп барды. Бүген шул әманәтемне
кызы Зәйнәп ханымга җиткерәм.
Редакциядән. Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын диләр. Әхмәт ага үзенә иптәш итеп Карабаш егете, имам Мөхәммәт Шакир улы Габделәхәтне сайлый һәм дусты аңа хәвефле юлда тугры булып кала. СССР чик буен алар төнлә кичәләр. Күзәтү астында торган таулы-ташны полосаны йөгереп үткәндә, бер яклаучысыз, япа-ялгыз бу ике бала бик каты куркудан аңнарын югалтып егылалар. Башта - Габделәхәт, аннары - Әхмәт. Әхмәт аңына килгәндә, инде яктыра һәм Төркия чигенең баганалары күренә башлаган була. Ә тугры дусты, аны саклап, баш очында утыра. Төркиядә Габделәхәт университет тәмамлый, аннары укуын Венгриядә дәвам итә һәм гомер буена бер урында - Истанбул шәһәренең Топкапы музеенда директор булып эшли.
Рәсемдә: Әхмәт ага хатыны Рана ханым белән. Ул - чечен кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа