Хәл итеп булырмы?
26 сентябрь көнне Ютазы район үзәге Урыссу бистәсендә җәмгыятебездә хәл ителәсе бурычларның берсе - коррупциягә каршы көрәшү мәсьәләләренә багышланган семи-нар-киңәшмә үткәрелде. Аның эшенә Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү комиссиясе рәисе, "ТАТМЕДИА" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Владимир Шевчук җитәкчелек итте.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Киңәшмәдә республикабызның көньяк-көнчыгыш шәһәр-районнары газеталары баш мөхәррирләре, җәмәгать оешмалары активистлары, дин әһелләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре катнашты. Әлеге мәсьәлә турында РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР Ютазы муниципаль районы полиция начальнигы Марат Сибагатов сөйләде. Бистә һәм райондагы вәзгыять белән таныштырды, күтәрелгән проблема, аны булдырмау өчен нинди эшләр башкарылуы турында җиткерде. Аннан соң Ютазы муниципаль районы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе секретаре Екатерина Огнева "Республикакүләм коррупциягә каршы көрәш программасы"ның тормышка ашырылуы, ирешелгән уңышлар һәм җитешсезлекләр турында ирештерде.
Татарстан Президентының коррупциягә каршы көрәш идарәсе вәкиле Салават Рәхимов исә киңәшмәдәгеләр-не республикадагы гомуми вәзгыять белән таныштырды. Республикада коррупциягә каршы көрәш максатыннан булдырылган сайт эшчәнлеге, анда кереп, үзеңне кызыксындырган теләсә нинди сорауга җавап табу мөмкинлеге барын җиткерде. Шулай ук һәрбер муниципаль районда шәһәр һәм район башлыгының коррупциягә каршы эш максатында махсус ярдәмчеләре билгеләнүне, төрле сораулар белән аларга да мөрәҗәгать итәргә мөмкинлекне әйтте.
Йомгаклау сүзе белән В.Шевчук чыкты. Тиздән, 9 декабрь - Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көнендә республикада ел күләмендә башкарылган эшләргә йомгак ясаласы, уңышлар һәм уңышсызлыклар турында сөйләде. Чыгышта җәмгыятьнең төрле катлаулары, аның һәрбер вәкиленең актив гражданлык позициясе булганда гына әлеге мәсьәләдә уңышка ирешергә мөмкин икәнлеге ассызыкланды.
(Фикерләрегез белән "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында уртаклаша аласыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа