Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Хатын-кызларны күкрәк яман шешенә тикшерәләр

«Милләт сәламәтлеге" акциясе кысаларында Татарстанда яшәүче меңъярымга якын хатын кыз тикшеренү узган. Мобиль маммология комплексы республикабыз шәһәр һәм авылларында эшли. Искәртеп узабыз, «Милләт сәламәтлеге» акциясе "Татарстан командасы" иҗтимагый инициативасы кысаларында уза. Өл 23 августта башлангыч алган иде. Әлеге идея "Яшьләр институты» директоры Борис Менделевичныкы. Ул Татарстанның иң алдынгы клиникасы -...

«Милләт сәламәтлеге" акциясе кысаларында Татарстанда яшәүче меңъярымга якын хатын кыз тикшеренү узган. Мобиль маммология комплексы республикабыз шәһәр һәм авылларында эшли.

Искәртеп узабыз, «Милләт сәламәтлеге» акциясе "Татарстан командасы" иҗтимагый инициативасы кысаларында уза. Өл 23 августта башлангыч алган иде. Әлеге идея "Яшьләр институты» директоры Борис Менделевичныкы. Ул Татарстанның иң алдынгы клиникасы - республика маммология үзәгенә бергә гуманитар хәрәкәт оештырырга тәкъдим итә. Табиблар ризалаша. Мобиль медицина бригадалары инде Лаеш, Яшел Үзән, Әтнә, Биектау, Арча, Балык Бистәсе, Саба районнарында булып кайткан. Киләсе атнада мондый тикшеренүләрне Казанда яшәүчеләр үтә алачак. Табиблар предприятиеләргә килергә ниятлиләр.

Мобиль маммология комплекслары эшләү дәверендә меңъярымнан артык хатын-кыз тикшеренгән. Окология билгеләре 1 проценттан кимрәк кешедә ачыкланган. Мондый хатын-кызларга квалификацияле табиблар киңәшләр биргәннәр, кирәк дип табылганнарын тагын да җентекле тикшеренүгә һәм дәвалануга юнәлтелгән.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса