Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Халыклар дуслыгын яклыйбыз:

"КНИТУ" Бөгелмә филиалыннан көзге репортаж "Казан милли тикшеренү-технология университеты"ның Бөгелмә филиалы студентлар өчен берсеннән-берсе кызыклырак бәйрәмнәр оештыра, укудан бушаган сәгатьләрне мәшһүр идеяләр белән тутыра. Ул шәһәребезнең иң матур ял итү почмагына - Кызыл Армия урамындагы парк янына урнашкан. Бу спорт бәйрәмнәренә чикләнмәгән мөмкинлекләр ача.

Әнисә ГАНФӘРИТОВА,
"КНИТУ" Бөгелмә филиалының укыту-тәрбия эшләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгече.
Салкын җиләс һавага карамый, "Иң дустанә төркем" исеменә спорт ярышларында яшь студентлар арысланнар кебек көч сынаштылар. Катлаулы
"баулы курс"ны тапшырганнан соң, буталчык лабиринтларны йөгереп үтәргә, өлкән курсларда укучылар белән көрәштә исән калырга, шулай ук төркемнең эмблемасын һәм газетасын якларга кирәк иде. Кайсыберләре үзләрен хәтта Рэмбо кебек хис иттеләр, чөнки 2 нче һәм 3 нче курста укыган өлкән студентлар яшь алмашның бәхетле йөзләрен салават күпере төсләре белән буяп та куйдылар. 14011, 1405, 14013 нче төркемнәрнең татар, башкорт, чуваш һәм ерак, кояшлы, якты Азәрбайҗан яшьләреннән торган, "Халыклар дуслыгы" дип аталган командасы бертавыштан җиңүче дип табылды!
Бу бәйге белән "КНИТУ" Бөгелмә филиалы яшьләре үзләренең сәламәт яшәү рәвешен башкаларга да үрнәк итеп күрсәтте.
Һәр төркемнең визит чыгышыннан соң, җәмгыятьнең төрле өлкәләренә үтеп кергән коррупция һәм ришвәтчелек аяусыз тәнкыйтькә тотылды. Вокал конкурсында, фокус һәм флешмоб кебек оригиналь жанрларда "Технологик машиналар һәм җиһазлар" белгечлеге юнәлешенең 1402 нче төркеме ("Минем яраткан командам" исемле), зур плюс белән "бишле" билгесен алып, җиңү таҗын киде. Төркемнең старостасы Рамил Әюпов, урынбасары Екатерина Белозерова, Севар Абуразаков, Гөлия Таҗетдинова һәм башкалар (талантлы яшьләрнең исемнәрен санап бетерерлек түгел) һәр номинациядә сәхнәгә тулы состав белән күтәрелделәр. 1 нче курстан тагын "Интернет эксплорер" командасы билгеле булды, аны 2 нче курс студенты Вла-дислав Максимов әзерләде һәм иҗади чаткылар үрләтеп яндырды.
"КНИТУ" Бөгелмә филиалы хакында иң яхшы студентлар газетасы"на бәйгене йомгаклаганда жюри аптыраулы хисләр кичерде: һәр төркемнең
басмасы кызыклы иде, тик шулай да 1402 нче төркем генә аның электрон презентациясен эшләп, аерым дан казанды. Мондый тырышлыкка битараф калу мөмкин булмаганга, хөкемдар жюриның рәхмәтле күңеле шулар ягына ауды.
Бәйрәмне алып барган Радик Низамиев һәм Азат Гыйбадуллин, хикмәтле "алма", "йомырка" сюрпризларын үткәргәннән соң, җиңүгә сусаган старосталарга тозлы студентлар боткасын ашаттылар. Яшь алмаш өстенә зур чиләкләрдән бер тонна диярлек конфетти сибелде. Жюри рәисе Олег Симцов экспромт мәзәкләр белән бүләкләү тантанасын шундый шаян итеп үткәрде, тамашачылар төркеме әледән-әле кычкырып көлүдән яңгырап торды. Укырга яңа кергән яшь студентлар арасыннан 1403 нче төркем старостасы Алинә Юнысова "Иң югары артистлык өчен" призына лаек булды.
Тәүге курска килгән яшь студентларны югары уку йорты шартларына күнектерү генә түгел, һәркайсының кабатланмас сәләтен ачу һәм "КНИТУ"
яулаган уңышларга кушу - дуслык һәм татулык рухында узган бәйрәмнең тәрбияви максатлары шундый иде. Шул ук вакытта бер төркемдә белем алган төрле милләт вәкилләренә дустанә һәм толерант мөнәсәбәт өлгесе бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса