Халыкара музыка һәм өлкәннәр көннәре алдыннан Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе һәм “Романс” шәһәр клубы вәкилләре “Радуга” социаль-тернәкләндерү үзәгендә хәйрия концерты оештырдылар
Халыкара музыка һәм өлкәннәр көннәре алдыннан Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе һәм "Романс" шәһәр клубы вәкилләре "Радуга" социаль-тернәкләндерү үзәгендә хәйрия концерты оештырдылар. Бу ике дата да 1 октябрь көнне билгеләп үтелә. Бу көнне предприятие-оешмалар үзләренең пенсионерларын, сугыш һәм хезмәт, тыл ветераннарын котлауны, аларга кадер-хөрмәт күрсәтүне изге бурыч итеп саныйлар. Күпләр социаль...
Халыкара музыка һәм өлкәннәр көннәре алдыннан Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе һәм "Романс" шәһәр клубы вәкилләре "Радуга" социаль-тернәкләндерү үзәгендә хәйрия концерты оештырдылар.
Бу ике дата да 1 октябрь көнне билгеләп үтелә. Бу көнне предприятие-оешмалар үзләренең пенсионерларын, сугыш һәм хезмәт, тыл ветераннарын котлауны, аларга кадер-хөрмәт күрсәтүне изге бурыч итеп саныйлар. Күпләр социаль четтәрдә өлкән яшьтәге туганнарына котлаулар җибәрәләр, якыннарына бүләк әзерлиләр, үзешчән артистларыбызиҗади очрашулар уздыра…
Үзәктә тернәкләндерү узучы өлкәннәребез өчен концерт программасын балалар сәнгать мәктәбе директоры (ул үзе дә шунда сузыкаль белем алган) Алиса Кислер һәм Любовь Пискунова әзерләгән иде. "Музыка бер дә картаймы, кешелек яшәгән дәвердә ул да сакланачак. Музыка зур көчкә ия, ул безне елата да, юата да һәм шулай ук шатландырырга да сәләтле", - ди Л. Пискунова.
Мәдәни-агарту характерындагы хәйрия акциясендә "Романс" шәһәр клубы солистлары Светлана Кадацкая белән Елена Жилина да катнаштылар. Аларның башкаруында Клавдия Шульженко и Анна Герман репертуарыннан булган җырлар яңгырады.
Рәзилә ШАКИРОВА
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа