Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Гыйльмурый әбигә – 99 яшь

Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның тол хатыны Гыйльмурый Гафиятуллина үзенең 99 яшен билгеләп үтте. Аның сугышта батырларча һәлак булган ире тумышы белән Бөгелмә районының Сугышлы авылыннан. 1944 елның гыйнвар аенда, сугышның кызган вакытында, ул дошман пулеметын гәүдәсе белән каплый. Советлар Союзы Герое исеме Газинурга һәлак булганнан соң бирелә. Гыйльмурый әбине...

Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның тол хатыны Гыйльмурый Гафиятуллина үзенең 99 яшен билгеләп үтте. Аның сугышта батырларча һәлак булган ире тумышы белән Бөгелмә районының Сугышлы авылыннан. 1944 елның гыйнвар аенда, сугышның кызган вакытында, ул дошман пулеметын гәүдәсе белән каплый. Советлар Союзы Герое исеме Газинурга һәлак булганнан соң бирелә.

Гыйльмурый әбине истәлекле дата белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров исеменнән башкарма комитет башлыгының социаль сораулар буенча урынбасары Эльвера Резванова котлады. Бүләкләр тапшырды, ныклы сәламәтлек һәм бәхетле тормыш теләде.

Билгеләп үтәбез, Газинур Гафиятуллин бюсты Мәңгелек дан мемориалында урнашкан Геройлар аллеясын ача. Ике очында да геройның барельефы урнаштырылган иң матур һәм киң урамнарның берсе дә аның исемен йөртә. Сугышлы авылында экспозицияләре аның тормышы һәм батырлыгы турында сөйләүче музей эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса