Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Гефизикларның иң җитез гаиләсе

Җаваплылыгы чикләнгән "ТНГ-Универсал" җәмгыяте хезмәткәрләре гаиләләре белән күңелле һәм файдалы итеп ял иттеләр - 19 апрель көнне "Факел" спорт комплексында көч сынаштылар. "Спорт белән иң дус гаилә" дигән мактаулы исемгә һәм җәмгыять кубогына ия булырга дип, бирегә 6 гаилә һәм аларга көч биреп тору өчен хезмәттәшләре җыелган иде. Профсоюз комитеты...

Җаваплылыгы чикләнгән "ТНГ-Универсал" җәмгыяте хезмәткәрләре гаиләләре белән күңелле һәм файдалы итеп ял иттеләр - 19 апрель көнне "Факел" спорт комплексында көч сынаштылар. "Спорт белән иң дус гаилә" дигән мактаулы исемгә һәм җәмгыять кубогына ия булырга дип, бирегә 6 гаилә һәм аларга көч биреп тору өчен хезмәттәшләре җыелган иде.
Профсоюз комитеты рәисе Риваль Зарипов әйткәнчә, мондый чаралар җәмгыятьтә әледән-әле үткәрелеп тора, ә әлеге "Папа, мама, я - спортивная семья" гаилә конкурсы "ТНГ-Универсал" тарихында беренче тапкыр икән. Алга таба мондый уеннарны һәр ел үткәрергә ниятлиләр. Ярыш исә ныклы физик әзерлек түгел, ә нәкъ менә яхшы кәеф, гаилә бердәмлеге һәм җитезлек таләп итә торган уеннардан төзелгән. Баскетбол, теннис туплары, кәшәкә, кыршау, аркан, өстенә утырып сикерә торган зур туплар ярдәмендә спорт сөючеләр, уңга-сулга, артка-алга дигәндәй, йөгерделәр дә, сикерделәр дә, мәтәлчек тә
аттылар, дүртаяклап та чаптылар, кыскасы, очып кына китмәделәр. Беренче коймак төерле була диләр, биредә төергә урын да юк иде. Ярыш казыйлары нәтиҗә ясаган арада балалар - үзара уйнап, зурлар, ярышны алып баручы "ТНГ-Универсал" икътисадчысы Ринат Гәрәев оештырган уеннарда катнашып, өстәмә бүләкләр дә алдылар.
I урынга һәм җәмгыять кубогына яшьләр комитеты рәисе, бүлек начальнигы Денис Кислер гаиләсе лаек булды. Хатыны Оксана да биредә инженер-электрончы вазифасын башкара, малайлары Артем 14 нче прогимназиянең 4 нче сыйныфында белем ала. Ә кызлары Алисага 6 яшь кенә булса да, конкурслар вакытында абыйсын алыштырып, бик теләп ярышларда катнашты. Кислерларның җиңеп чыгачагына ярышны карап утыручыларның бер шиге дә юк иде. Һәр конкурста диярлек алар беренчелекне бирмәде.
"ТНГ-Универсал" ҖЧҖ директоры Эльдар Әсәдуллин үзе дә, баш буларак үрнәк күрсәтеп, ярышларда катнашты. Әсәдуллиннар гаиләсе II урынга лаек булды. Гаилә хуҗабикәсе Елена "ТатНИПИнефть" институтында эшли, малайлары Тимурга - 6 яшь.
Мактаулы III урынны Хөснетдиновлар гаиләсе алды. Гаилә башлыгы Рамил җәмгыятьтә, инженер-механик вазифаларын башкарып, стажировка үтеп йөри, Айгөл исә - йорт учагын карап торучы хуҗабикә, малайлары Равилгә - 6 яшь, "Торнакай" прогимназиясенә йөри.
Ярышларда катнашкан Гыйззәтуллиннар, Тиминнар һәм Емельяновлар гаиләләре дә үзләре эшләгән җәмгыятьтән истәлеккә бүләкләр һәм тәм-томнар алды.
"ТНГ-Групп" ҖЧҖ матбугат хезмәткәре Светлана Павлова әйткәнчә, геофизик ул элек-электән, гаиләне калдырып, экспедицияләргә, партияләргә чыгып йөрүче һөнәр иясе, шуңа күрә дә әлеге ярышлар кебек гаилә белән бергә катнаша торган чаралар, бердән, хезмәткәрнең үзенә ял булса, икенчедән, аерылып торулардан соң гаиләне берләштерә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, гаиләне туплый торган менә шундый тагын бер чара - пейнтбол ярышлары үткәрү нияте бар яшьләр комитетының. Бүгенге ярышлар исә, чын мәгънәсендә, гаилә бәйрәме, ә иң мөһиме, рәсемнәре гаилә альбомында сакланырлык, әле бик озак хәтергә төшереп сөйләрлек вакыйга булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса