Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Гает коймагы төерле түгел

5июль көнне Балалар паркында Татр мәдәният үзәге, шәһәрнең Үзәк мәчете һәм парк хезмәткәрләре тырышлыгы белән киң катлау шәһәрдәшләр өчен Ураза бәйрәме үзенчәлекле төстә билгеләп үтелде. Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре ул көнне якташларыбызны "Гает коймагы" белән сыйлады. Чәчкә Сәлимова җитәкчелегендәге "Дуслык" клубы әгъзалары, изге теләкләр тели-тели, бәйрәмгә килгән олысын-кечесен сыйладылар. Ул...

5июль көнне Балалар паркында Татр мәдәният үзәге, шәһәрнең Үзәк мәчете һәм парк хезмәткәрләре тырышлыгы белән киң катлау шәһәрдәшләр өчен Ураза бәйрәме үзенчәлекле төстә билгеләп үтелде.

Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре ул көнне якташларыбызны "Гает коймагы" белән сыйлады. Чәчкә Сәлимова җитәкчелегендәге "Дуслык" клубы әгъзалары, изге теләкләр тели-тели, бәйрәмгә килгән олысын-кечесен сыйладылар. Ул көнне барлыгы 500ләп кеше бәйрәм коймагын ашап хушланды.

Гает коймагы белән шәһәрдәшләребезне һәм кунакларны сыйлау быел беренче тапкыр оештырылды. Һәркемнең күңеленә хуш килгән бу чара дәвамлы булыр һәм матур традициягә әверелеп китәр дигән өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса