Әфьюн эшмәкәрләренә татарстаннар аркылы төшкән
Наркоконтроль хезмәткәрләре Татарстанга күрше төбәктән килә торган әфьюн юлын кискәннәр.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Бөгелмәдә яшәүче өч кешене - бораулаучы, монтажлаучы һәм механикны үзара уртак хезмәт багланышлары түгел, ә наркотик матдәләргә битараф булмау хисе бәйли. Әфьюнга булган мәхәббәт тиздән тагын бер уртак мавыгуга җирлек бирә: алар наркотик таратып, баемакчы булалар...
Соңыннан ачыклануынча, Бө-гелмәгә гашиш кайтару һәм аны тарату юлларын җайга салу хакында егетләр шактый төпле уйланганнар, әзерләнгәннәр. Самара өлкәсендәге героин сату белән шөгыльләнүче бер танышлары белән элемтәгә кереп, Бөгелмәдә дә наркотик тарату эшен көйләп җибәрергә килешкәннәр. Тегесе тәэмин итеп тора, болары алып кайтып, таратуны үз өстенә ала. Менә шундый максат белән Самарага юл тоталар да егетләр. Тик аларның бөтен "операция"сенә шуның белән чик куела: кайтыр юлда бөгелмәләр-не наркополицейскийлар каршы ала.
Оперативниклар "БМВ"ны тимер юл переезды янында туктаган чакта тоткарлыйлар. Чөнки шәһәр эчендә аларның "койрыгына басу" катлаулырак булыр иде. Машинадагыларның берсендә утлы корал булуга карамастан, спецназ егетләре аңа револьвердан файдаланып өлгерергә мөмкинлек калдырмыйлар. Салондагыларның дүртесен дә тентиләр, өчесендә наркотиклы төргәкләр табыла, барысыныкын бергә кушып санаганда, 120 доза алып кайтып килүләре була аларның. Героинның сыйфатын тикшереп карау өчендерме, үзләре дә аны "татып өлгергән" була, медицина тикшерүе дүртесенең дә организмында әфьюн "эзен" күрсәтә.
Берочтан, наркоконтроль оперативниклары героин белән тәэмин итеп торучыны да тоткарлыйлар. Элек тә берничә тапкыр хөкем ителгән, беркайда да эшләмәүче Фрол кушаматлы 45 яшьлек гражданин булып чыга ул. Самара өлкәсенең бер кечкенә генә авылында яши, авылдашлары аның ни-нәрсә белән шөгыльләнгәнен бик яхшы белеп торалар, әмма дәшмәүне кулайрак күрәләр. Татарстан тикле Татарстанның үзеннән үк наркополицейскийларның килеп төшүе бөтен авыл халкы өчен көтелмәгән хәл була. Тоткарланучы наркотик-ларны хәтта өендәгеләрдән дә яшереп тормаган, кайда нәрсә ятканын ул үзе үк әйтеп тора. Ачылган героин пакеты белән янәшә шприцлары да шунда кухняда ук ята, укол өчен препарат әзерләү предметлары, нәни үлчәү, төрү материалы - кыскасы, наркотик белән сәүдә итү эше өчен ниләр кирәк, барысы да кул астында гына була. Болардан тыш, йортта һәм ишегалдында 1,2 килодан артык мәк саламы, орлыклары да табыла. Ә инде йокы бүлмәсендә матрас астында оптик төзәү приборы булган утлы корал, ике төргәк боеприпаслар, кием шкафында 5 һәм 1 меңлек купюралар белән шыплап тулган тартма табыла. Барлыгы 900 мең сумнан артык акча. Бу кадәр сумманың кайдан килгәнлеген беркайда да эшләмәүче ир берничек тә аңлата алмый.
Татарстан наркополицейскийлары туплаган материал Наркотикларга контрольлек итү федераль хезмәтенең Самара идарәсенә җибәрелә.
Ә инде героин белән тоткарланган бөгелмәләргә карата аеруча зур күләмдә наркотик саклаган өчен җинаять эше кузгатыла (РФ Җинаять Кодексының 228 нче маддәсе, 2 нче өлеше). Бу маддә буенча 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Шунысын да искәртеп үтик, егетләрнең икесе моңа кадәр дә җинаять җаваплылыгына тартылган булган инде, шул исәптән, наркотик-ларга бәйле рәвештә дә...
(Язма РФ наркотиклар әйлә-нешенә контрольлек итү федераль хезмәте Татарстан идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына нигезләп әзерләнде).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа