Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Фән дөньясын ачканда

Үткән атнада Бөгелмәнең 6 нчы урта мәктәбендә башкарма комитетның мәгариф идарәсе оештырган "Ачыш" /"Открытие"/ дип исемләнгән XVIII муниципаль фәнни-гамәли конференция үтте. Чара дәвамында шәһәребез һәм районыбыз мәктәпләреннән җыелган тырыш, акыллы укучылар төрле фәннәрдән үзләренең эзләнү нәтиҗәләре, ачышлары турында чыгыш ясадылар. Ләйсән ВИЛДАНОВА. Автор һәм Р. Җәләев фотолары. Менә берничә мөһим...

Үткән атнада Бөгелмәнең 6 нчы урта мәктәбендә башкарма комитетның мәгариф идарәсе оештырган "Ачыш" /"Открытие"/ дип исемләнгән XVIII муниципаль фәнни-гамәли конференция үтте. Чара дәвамында шәһәребез һәм районыбыз мәктәпләреннән җыелган тырыш, акыллы укучылар төрле фәннәрдән үзләренең эзләнү нәтиҗәләре, ачышлары турында чыгыш ясадылар.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор һәм Р. Җәләев фотолары.
Менә берничә мөһим сан: конференциядә барлыгы 180нән артык укучы катнашты, 155 эш каралды, шуларның 76сы Дипломнар белән бүләкләнде.
Укучыларның активлыгын, белем һәм культура дәрәҗәсен күтә-рүгә, сөйләм телләрен үстерүгә, дөньяга карашларын киңәйтүгә, аларны җәмәгать эшләренә җәлеп итүгә, матурлыкны аңларга өйрәтүгә корылган конференциядә 16 секциядә эш "кайнады", шуларның икесе татар телендә иде. Иҗтиһатлы укучылар дәрәҗәле экспертлар каршында имтихан тоттылар дисәк тә, хата булмас.
ТР халкы телләре, тарихы һәм милли мәдәнияте секциясендә 11 эш каралды. Секция эшенә мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Гайфуллина җитәкчелек итте. Ул эшләрнең нинди критерийлар буенча бәяләнәчәген аңлатып, мөһим моментлар белән таныштырып үткәннән соң, укучылар үз эшләрен якладылар. Чыгышлар темага туры килгәнлек, фәннилек, максатнаң дөрес билгеләнүе, фикернең дәлилләнүе, логик эзлеклелек, мөстәкыйль анализга сәләтлелек, фикернең үтемле җиткерелүе, тәэсирлеге, шул тема буенча эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, грамматик-сти-листик нормаларны белү, әдәби телдә фикер йөртү, сүзләрне урынлы, дөрес язу, эшләнеше, заман таләпләренә туры килүеннән чыгып бәяләнде. Әйе, һәрбер укучы тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән һәм яңалыгын камил итеп башкаларга җиткерергә тырышты. Барлык чыгышлардан соң жюри әгъзалары каралган эшләргә бәя биреп, җиңүчеләрне билгеләде.
Нәтиҗәдә, Карабаш 2 нче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Динара Әбүзәрова һәм Яңа Александровка гомумбелем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Вероника Канищева лауреат исеменә лаек булдылар, III урынга Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган эше белән 5 нче урта мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Әхмәтгалиева чыкты,
II урын - Шәүкәт Галиевка багышланган хезмәте өчен 11 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Исмегөл Сәламовага, ә I мактаулы урын "Фәнис Яруллин - оста тәрбияче" дип исемләнгән эзләнү хезмәте өчен Татар Димскәе төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Леназ Закировка (өстәге рәсем) бирелде.
Татар филологиясе секция-сендә исә 13 эш катнашты. Бу төркемдә III урынга 3 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Регина Хәбибуллина, 2 нче лицейның 5 нчы сыйныф укучылары Нармин Гөлиева һәм Рамил Сафиуллин чыктылар, Татар Димскәенең 7 нче сыйныф укучысы Фәридә Хәйбуллина һәм Кодаш мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Эльвина Мингалимова II булдылар, I урынны "Бөгелмә журналисты Дамир Асылов иҗатында экология проблемасы" дигән актуаль темага язылган эше белән
4 нче урта мәктәпнең 8 нче сый-ныф укучысы Наил Миңнәхмәтов яулады (түбәндәге рәсем).
Шунысын да билгеләп үтәсе килә, укучылар конференциягә елдан-ел ныграк әзерлек белән киләләр, кызыклы темалар табып, бүгенге көндә актуаль булган проб-лемаларны фәнни дәрәҗәдә яктыртуга омтылалар. Киләчәктә аларга яңадан-яңа үрләр яуларга, матур күрсәткечләре белән якыннарын сөендереп яшәргә, телебез һәм мәдәниятебез үсешенә үзләрен-нән лаеклы өлеш кертергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса