Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Финанс чыгымнарына – җитди контроль

5 апрельдә узган республикакүләм киңәшмәдә 2014 елга алынган программаларның 11е буенча эш торышы тикшерелде. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

Татарстанның 40 муниципаль берәмлеге 2014 елга күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасында катнаша. Бу - гомуми мәйданы
4,8 миллион квадрат метрлы 793 торак йорт.
Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, 38 муниципаль берәмлектә 483 йортта капиталь төзекләндерү эшләре башланган. Бөгелмә муниципаль җирлегендә исә программага кертелгән 43 йортның 27сендә эш бара: подрядчылар төзекләндерү эшләре өчен материаллар сатып алу белән мәшгуль. Быел бездә ремонт эшләрендә 12 подряд оешмасы катнашачак.
2014 елның 4 апреленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанның 157 мәктәбендә капиталь ремонт бара.
Фәрит Хәнифов шулай ук балалар ял-сәламәтләндерү лагерьларын капиталь төзекләндерү программасы гамәлгә куелуы турында да хәбәр итте. Бу программаны финанслау күләме 100 миллион сум тәшкил итә. 2014 елда 13 лагерьны төзекләндерү планлаштырылган. Бөгелмә районындагы "Салют"та соңгы ике атнада ремонт эшендә алга китеш күзәтелми. Ә бит объектларны төзекләндерү май ахырына тәмамланырга тиеш.
2014 елда Татарстанда "Уңай мохит" программасын финанслау күләме 539,6 миллион сум тәшкил итә (Бөгелмә районына бу максатларга 4 400 мең сум акча бүлеп биреләчәк). Быел 135 социаль объектны җайлаштыру ниятләнә. Болар: физкультура һәм спорт, социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү, инвалидларны тернәкләндерү, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм урта-махсус белем бирү учреждениеләре. Шулай ук 104 мәктәпне физик мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен җайлаштыру планлаштырыла. Министр үзенең чыгышында, ТР Президентының Коррупциягә каршы көрәш советы карары белән, бу программаны гамәлгә ашыру барышын һәм сыйфатын катгый контрольгә алу зарурлыгы турында да искәртеп узды.
2014 елда республикада авыл урамнарын яктыртуга 225 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Программа Министрлар Кабинеты тара-фыннан 2013 елның
30 ноябрендәге 2420 нче күрсәтмәсе белән расланган.
Татарстан районнарында участок ветеринария пунктлары төзелеше һәм ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләренә капиталь ремонт программасы буенча 2014 елда 35 объектта эш алып барыла. 15 ветеринария берләшмәсендә һәм 20 авыл хуҗалыгы идарәсендә капиталь
ремонт бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса