21 февраль көнне Бөгелмә районы Карабаш бистәсе белән Лениногорск шәһәре арасында урнашкан Каран авылы янәшәсендә эшмәкәр Фәрит Нәбиуллин җитәкчелегендәге татар атларын үрчетү фермасында туризм буенча экспертлар советы киңәшмәсе
булып узды. Киңәшмәдә безнең төбәктә туризмны үстерү проблемалары турында җитди һәм эшлекле сөйләшү булды.
Башта ук шунысын әйтү кирәк, бу көнне биредә...
21 февраль көнне Бөгелмә районы Карабаш бистәсе белән Лениногорск шәһәре арасында урнашкан Каран авылы янәшәсендә эшмәкәр Фәрит Нәбиуллин җитәкчелегендәге татар атларын үрчетү фермасында туризм буенча экспертлар советы киңәшмәсе
булып узды. Киңәшмәдә безнең төбәктә туризмны үстерү проблемалары турында җитди һәм эшлекле сөйләшү булды.
Башта ук шунысын әйтү кирәк, бу көнне биредә чын бәйрәм иде: бердән, килгән кунаклар да, җыелган җәмәгать тә беренче тапкыр уздырыла торган татар атлары бәйгесен бик кызыксынып күзәттеләр, икенчедән, рәхәтләнеп, "кышны озату" чарасында катнаштылар: үзләре дә атта, чанада, "каркуар"да ("снегоход") җилдерделәр. Ә тансык аш табынында милли ризыклардан авыз иттеләр һәм кымыз татып карадылар. Аркан белән тартышу, утын яру кебек ярышлар үтте. Карабаш бистәсендә яшәп иҗат итүче әтиле-уллы Әлфәрит һәм Илнур Сәмигуллиннарның чыгышлары исә ямь өстенә ямь булды. Атлар чабышы бәйгесендә катнашкан
җайдаклар Самат Нәбиуллин, бертуган Алмаз һәм Илназ Камалетдиновлар, Рамил Ризванов белән Диана Аношина исә аерым бүләкләргә лаек булдылар.
Әлеге күңелле чара тәмамланганнан соң, килгән кунаклар Карабаш бистәсендә булып, Һади Атласи
исемендәге музей-китапханә белән таныштылар.
Рәсемдә: Карабаш бистәсендә Һади Атласи исемендәге музей-китапханәдә.