Эзтабарлар эзләнүдә сынатмыйлар
3 көн дәвамында барган слетта шушы станциягә йөрүче мәктәп балалары төрле уеннарда, конкурсларда катнашып, үзара көч сынаштылар. Слетны тамаша кылырга килгән ата-аналарның йөзләрендә бу көннәрдә бары тик канәгатьлек билгеләре генә чагылды. Станция хезмәткәрләре адресына бик күп мактау сүзләре дә ишетергә туры килде: "Безнең балаларның сәләматлеге турында кайгыртучылар бүгенге заманда да...
Илназ МӨЭМИНОВ.
Автор фотосы.
Әйе, мактауга лаек хезмәткәрләр эшли икән ләбаса биредә. Әле менә 25-30 сентябрь көннәрендә Краснодарда узган Бөтенроссия спорт туризмының яшьләр фестивалендә Казаннан барган җыелма команда составында бездән дә шушы станциядә эшләүче 5 тренер-укытучы барган һәм, 97 команда арасындагы ярышларда катнашып, 3 нче дәрәҗә Диплом алып кайтканнар!
Слетта шәһәр район мәктәпләреннән җәмгысе 19 команда урында ориентлашу, җәяүле туризм техникасы, төрле конкурс-бәйгеләрдә үзенең көчен сынады. Билгеле инде, җиңүчеләр дә билгеләнде. Беренче урынга 5 нче мәктәп туристлары лаек булса, икенче һәм өченче урыннарда - 13 нче мәктәп белән 2 нче лицей эзтабарлары. Шулай ук мәртәбәле жюри 3 нче һәм Кече Бөгелмә урта мәктәпләре, 7 нче гимназия укучыларының уңышлы чыгыш ясауларын билгеләп узды.
Бүгенге көндә станция тренер-укытучылары бирегә йөрүче яшь туристларны тиздән башкалабыз Казанда республика беренчелегенә узачак "Алтын көз" ярышларына әзерлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа