Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Эшмәкәрлекне үстерү юлында

2 апрель көнне хакимият бинасының конференция залында Бөгелмә муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә багышланган координацион совет утырышы үтте. Киңәшмәдә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Ф. Мөхәммәтов, башкарма комитетның икътисад бүлеге начальнигы А. Әбделхәеров, координацион совет әгъзалары катнашты. Чара Бөгелмә муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча координацион...

Ләйсән ВИЛДАНОВА.

Район һәм шәһәрдә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән бик актив сөйләшү 3 сәгать дәвам итте. Чыгыш ясаучы һәрбер кеше үз фикере белән уртаклашты, күңелендә йөрткән проблемалы сораулар турында сөйләде, шәхси бизнеска кагылышлы тәкъдимнәрен әйтте.
Очрашуда төп басым 2013 елга Бөгелмә муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү чаралары планын карауга юнәлтелде, аның җитешсез дип саналган урыннары турында бергәләшеп фикер алышынды. Әлеге юнәлештә гаять саллы эшләр башкару планлашты-рылган, яшьләрне бу өлкәгә тарту өчен бик тә нигезле карарлар кабул ителгән. Алар барысы да җиренә җиткереп башкарылса, ныклы аңлату эшләре үткәреп, шәһәрдәшләргә ярдәм кулы сузылса, үз эшен булдыручылар саны артыр дип ышанасы килә.

Чарада халыкны мәгълүмати яктан тәэмин итүнең дә бик мөһим булуы ассызыкланды. Шуның өчен дә Бөгелмә муниципаль районы сайтында барлык мәгълүматларны үзендә туплаган координацион совет блогы булдыру, район газеталарында һәм муниципаль телевидениедә үрнәк шәхси эшмәкәрләрнең эш рәвешләрен, уңышларын сурәтләгән мәкаләләр бастыру, сюжетлар әзерләү эшне уңай якка үзгәртер дигән фикер әйтелде. Шәһәр һәр районда хезмәт күрсәтүчеләр арасында "Иң яхшы эшмәкәр" бәйгесе уздыру, 24 май - Эшмәкәрләр көне уңаеннан тантаналы чара, хакимият органнары вәкилләре һәм эшмәкәрләрнең студентлар, мәктәп укучылары, яшьләр белән очрашуларын үткәрү дә әлеге оешма программасында мөһим урын алып тора.
Ш. Булушев киңәшмәдән соң: "Районда эшмәкәрлекне үстерү юнәлешендәге күп кенә сораулар массакүләм мәгълүмат чаралары, сайт белән бәйле булды. Алар безгә ярдәм итәрләр һәм моның нәтиҗәләре бик уңай булыр дип уйлыйм", - диде.
Чыннан да, шәһәрдә һәм районда кече һәм урта бизнесны үстерү теләге зур булуы сизелә. Кем белә, бәлки безнең шәһәр-район да берәр вакыт эшмәкәрләре, тырыш халкы белән дан тотучы төбәк булып танылыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса