Эшкә ныклап тотыныр вакыт
13 апрель көнне Министрлар Кабинетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә күпфатирлы йортларны, мәктәпләрне төзекләндерү, ишле гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бүлеп бирү эшләренең барышы тикшерелде.
Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.
Бүгенге көндә күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы буенча Татарстанда 746 йортта эшләр башланган, бу - гомуми санның 88 проценты. 10 муниципаль районда ремонт эшләре исемлеккә кергән бар йортта да башланмаган әле, 8 муниципаль берәмлектә графиктан 20 процентка артта калу күзәтелә.
Халык эшләрнең ничек баруын, акчаларның кайсы эшкә күпме киткәнен белеп торсын өчен тө-зекләндерелә торган һәр йортның web-кабинеты булырга тиеш. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин бу өлкәдә эшне активлаштырырга кушты.
Техника куркынычсызлыгын бозу фактлары 5 муниципаль берәмлектә ачыкланган. Бу исемлектә - Әлмәт, Яшел Үзән, Яңа Чишмә районнары, Казан һәм Чаллы шәһәрләре. Кагыйдә бозылган очраклар буенча адми-нистратив чаралар күрү өчен хатлар тиешле органнарга юлланган. Шул сәбәпле 4 йортта эшләр туктатылган.
Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт эшләрен 1 октябрьгә төгәлләргә кирәклеген җиткерде.
Мәктәпләрне капиталь төзеклән-дерү программасы буенча кайбер районнар документларны вакытында тапшырмый. Бөгелмә районы да әлеге исемлеккә кергән. Президент бу районнар мәктәпләр-не ремонтларга ашкынып тормасалар, алар исәбендәге акчаны төзекләндереләсе мәктәпләр исемлеген арттыруны сорап мөрәҗәгать иткән, документларын вакытында тапшырган башка районнарга бүлгәләргә киңәш итте. Бүгенге көнгә инде мәктәпләрдә ремонт эшләрен башкарачак барлык подряд оешмалары билгеле булырга тиеш иде.
Мәктәпләрдә ремонт эшләре 1 сентябрьгә бетәргә һәм алар балаларны кабул итәргә әзер булырга тиеш. "Әгәр шулай дәвам итсә, без ремонт эшләрен тиешле вакытка тәмамлый алмаячакбыз", - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа