Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Эш дәвам итә

Узган 2014 ел - Мәдәният елын төгәлләп, үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге язучы якташларыбызга тагын бер бүләк ясады - декабрь ахырында биредә "Каләм очыннан коелган энҗеләр" электрон китабының икенче басмасын тәкъдир итү кичәсе узды.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Бүлек мөдире Айсылу Нуретдинова тырышлыгы белән гамәлгә ашырыла торган бу проектның беренче этабы, хәтерләсәгез, узган ел ахырында булган иде. Электрон китапның беренчесенә җирле каләм ияләреннән Мәхтүм Мостафин, Флюра Шәрипова, Фазыл Вәлиәхмәтов, Әлфинур Шәвәлиева иҗатларына урын бирелгән булса, бу юлы китапта "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары Рифкать Сәлимов, Мөбәширә Шәрәфетдинова, Мәхтүмә Галләмоваларның иҗаты, аларның тәрҗемәи хәле турында белешмәләр һәм тормыш юлына кагылышлы фотосурәтләр тупланган.
Очрашуны оештыручы һәм алып баручы А. Нуретдинова авторлар турында белешмә бирде, шигырьләрен укыды. Әлфия Нурмөхәммәтованың моңлы җырлары очрашуны тагын да ямьләп җибәрде. Р. Сәлимов белән М. Галләмова үзләре дә катнашып, сорауларга җаваплар бирделәр, яңа шигырьләрен укыдылар.
Тугызынчы дистәне "куып баручы" Мәхтүмә апа Галләмова, үзенең әле күптән түгел генә Мирфатыйх Зәкиевнең "Төрки-татар этногенезы" дигән китапны укып чыгуын һәм хәзер "История татар" ("Татар тарихы") дигән җиде томлы тупланманы укырга керешүен әйтеп, барыбызның да соклануына лаек булды. "Һай, безнең милләтнең килеп чыгышы, барлыкка килүе, язмышы бигрәкләр дә катлаулы шул!" - дип, тыңлаучыларга тарихи мәгълүматлар тәэсирендә язган өр-яңа шигырен укып үтте.
Бүген без җирле шагыйрәбез Мәхтүмә Галләмованың бу шигырен, хөрмәтле укучыларыбыз, сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
Милләтем!
Барлыкка килү чорларың
Бик авыр һәм катлаулы.
Төрле галимнәр төрлечә
Аңлатып тасвирлады.
Әле бу эш дәвам итә,
Аның ахыры булмас.
Чын тарихны
торгызуда
Яшьләр дә читтә калмас.
Тарих төпкелләре тирән,
Төшеп җитәрлек түгел.
Чынбарлык
ачыкланачак -
Моңа ышана күңел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса