Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Элеваторлардагы бәяләр тикшерелде

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2015 елгы ашлык уңышын җыю барышында республиканың икмәк кабул итү предприятиеләрендәге һәм элеваторлардагы хезмәт күрсәтүләргә бәяләрне килештерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы...

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2015 елгы ашлык уңышын җыю барышында республиканың икмәк кабул итү предприятиеләрендәге һәм элеваторлардагы хезмәт күрсәтүләргә бәяләрне килештерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре, икмәк кабул итү предприятиеләренең һәм элеваторларның үз хезмәткәрләре дә катнашты.

Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышулардан соң, түбәндәге бәяләр билгеләнде: бер тонна бөртекле ашлык кабул итү - 141 сум, бер тонна ашлык саклау - айга 99 сум, ашлык киптерү һәм чүптән арындыру - ГОСТларда күрсәтелгән нормалардан тыш дымлылык киметелгән һәм чүптән арындырылган һәр тоннапроцент өчен 41 һәм40 сум, предприятиеләрдән ашлык җибәрү бер тоннага 141 сумнан тәкъдим ителә, дип яза ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса