Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Ел ахырына Бөгелмә ятимнәре дә өй туйлары уздырыр...

28 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, быел Татарстанда 1 миллион 857,6 мең квадрат метр торак сафка бастырылган. Социаль ипотека программасы буенча 3 754 фатирлы 89 йорт төзелгән. Программа кысаларында төзелүче 104 объектның 95е әзер диярлек, 9 объектта эшләрнең яртысы башкарылган. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин...

28 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, быел Татарстанда 1 миллион 857,6 мең квадрат метр торак сафка бастырылган. Социаль ипотека программасы буенча 3 754 фатирлы 89 йорт төзелгән.

Программа кысаларында төзелүче 104 объектның 95е әзер диярлек, 9 объектта эшләрнең яртысы башкарылган. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин республика видеокиңәшмәсендә хәбәр итте.

Министр шулай ук ятимнәргә биреләчәк торак турында да хисап тотты. 2016 елда Татарстанның 311 ятим баласын торак белән тәэмин итү планлаштырылган. Дәүләт торак фонды тәкъдим иткән 54 йорттан инде фатирлар сайланган. Ел ахырына Бөгелмә ятимнәре дә өй туйлары уздырыр дигән өмет бар. Алар фатир ачкычларын Кольцов урамында төзелеп килүче йорттан алачак.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса