Ил-көн сулышы
Экстремизмга – юк!
Сентябрь башында "КНИТУ" Бөгелмә филиалында, "Экстремизмга - ЮК!" дигән айлык барышы кысаларында, "Яшьләр җәмгыятендәге каршылыклар структурасында расачылык һәм экстремизм" дигән темага җитди сөйләшү узды.
"Түгәрәк өстәл" очрашуында "Алтын урталык" мөселман яшьләре оешмасы лидеры Рәфис хәзрәт Сәйфуллин, райондагы "Союз православной молодёжи" җитәкчесе Александр атакай, яшьләр һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге начальнигы урынбасары К. Круглов, прокурор урынбасары Н. Мисбахов, Эчке эшләр бүлеге оперуполномоченные Р. Уразгильдин, тикшерү бүлегеннән А. Кадыйров, шәһәр уку йортлары студентлары һәм хезмәткәрләре катнашты.
Башта 3 нче курс студенты В. Шадринаның әлеге темага доклады тыңланды, аннары шул чыгыш буенча фикер алышулар тәртибендә җанлы әңгәмә барды. Шәһәрдә һәм республикада экстремизмга юл куймау чаралары тикшерелде. Сөйләшүдә катнашучылар алдына, урта һәм югары уку йортларында укучылар арасында дини грамотасызлыкны бетерү зарурлыгын әйтеп, конкрет бурыч та билгеләнде. Октябрь аенда дин әһелләре студентлар белән очрашулар оештырып, Ислам һәм Христиан дине нигезләре, толерантлык сыйфатлары турында җентекләбрәк сөйлиячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса