Эксперимент шартларында татар телен укыту
20 март көнне шәһәребезнең 7 нче гимназиясендә "Эксперимент шартларында укучыларга поликультуралы (күпмәдәниятле) белем бирү" дигән темага Бөгелмә муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләренең милли мәгариф буенча директор урынбасарлары семинары булып узды.
С.ЮНЫСОВА,
11 нче урта мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча
директор урынбасары.
Семинарны 7 нче гимназия директоры А.Шалев ачып җибәрде. Ул гимназия үсешенең төп юнәлешләре белән таныштырды. Аннан соң сүзне милли мәгариф буенча директор урынбасары Гөлсирин Хәлиуллина алды. Ул "Гимназия шартларында 1 нче сыйныф укучыларына күпмәдәниятле белем бирү" дигән темага чыгыш ясады. 2011 елда башланган экспериментта Бөгелмәнең Һ.Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе, 3 нче, 6 нчы мәктәпләре, 7 нче гимназиясе катнашуын әйтте. Гөлсирин Халитовна үз чыгышында күпмәдәниятле белем бирүнең асылы, максаты һәм төп принципларына тукталды. Аннан соң семинарда катнашучыларга ачык дәрес өзекләре тәкъдим ителде. Без татар теле укытучылары Г.Бикташева, Г.Әхмәтшина, тарих укытучысы Ә.Галиева, татар теле һәм әдәбияты укытучылары В.Харисова, Ф.Камалетдинова, Р.Садыйкова, Г.Талыйпова, өстәмә белем бирү мәктәбе укытучылары Ф.Әхмәтшина, С.Ахуновалар әзерләгән "Телләр төрле - теләкләр бер" дигән ачык чаралар карадык.
Семинарның йомгаклау өлеше "Берничә телне белүче толерант шәхес тәрбияләү факторы буларак, күпмәдәниятле мәгариф" дигән темага "түгәрәк өстәл" формасында узды. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Мәхмүтова Чаллы шәһәренең 76 нчы гимназиясендә үткәрелгән төбәкара семинардан алган тәэсирләре белән уртак-лашты. Дәресләр дәвамында Гөлсирин Халитовна чыгышында яңгыраган фикерләрне укытучылар безгә күрсәтеп бирделәр. Ә чара барышында аның бүгенге көн белән тематик яктан бәйләнешенә игътибар иттек. Һәр җыр, шигырь һәм бию уңышлы сайланган. Бу чарада укучы балалар да катнашты. Аларның костюмнары да күз явын алырлык иде.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарында башка фән укытучыларының дәрес бирүе (тарих укытучысы Ә.Галиева) сирәк очрый. Биредә без беренче тапкыр мондый күренешкә дә тап булдык.
Семинар тиешле югарылыкта үтте, бик эчтәлекле, файдалы булды. 7 нче гимназиядә укучы балаларның татар телен зур кызыксыну белән теләп өйрәнүләре һәм мәктәп, шәһәр, республика күләмендә үткәрелә торган чараларда, иҗади конкурсларда, олимпиадаларда яхшы нәтиҗәләргә ирешүләре - болар барысы да укучыларның, укытучыларның һәм ата-аналарның бер йодрыкка тупланып, гимназия директоры А.Шалев сүзләре белән әйтсәк, "кырмыскалар кебек" эшләве нәтиҗәсе ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа