Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Экология елы – игелекләр кылу чоры

2017 ел Россиядә "Экология елы" дип игълан ителде. Җиләк-җимеш питомнигы бистәсендә эшләп килүче "Весна" балалар театраль студиясендә һәм "Родничок" патриотик тәрбия түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр Су зонасын саклау елына багышланган беренче хәйрия ярминкәсен узган елда ук уздырганнар иде инде. Балалар ясаган рәсемнәрен һәм кул эшләнмәләрен сатудан тупланган акчага рәсем ясау өчен кирәк...

2017 ел Россиядә "Экология елы" дип игълан ителде. Җиләк-җимеш питомнигы бистәсендә эшләп килүче "Весна" балалар театраль студиясендә һәм "Родничок" патриотик тәрбия түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр Су зонасын саклау елына багышланган беренче хәйрия ярминкәсен узган елда ук уздырганнар иде инде. Балалар ясаган рәсемнәрен һәм кул эшләнмәләрен сатудан тупланган акчага рәсем ясау өчен кирәк булган әсбаплар сатып алынды, шул рәвешле, алаларның сәләтләрен ачуга, сәнгати мөмкинлекләрен ачыклауга һәм үстерүгә тотылды.

Мәдәният учагының актив тормышына быел "Ветеран", "Шигърият сөючеләр", "Лебёдушка" ветераннар клубларында шөгыльләнүче өлкәннәр дә тартыла төште. "Ел символы" дип аталган быелгы хәйрия аукционы нәкъ менә алар ярдәме белән оештырылды. Шушы ук чарада Спасста туып-үскән, хәзер Бөгелмәдә яшәп иҗат итүче һәвәскәр рәссам Лидия Командыкованың яңа картиналары белән танышу да бик җанлы, мавыктыргыч үтте. Бу шәхеснең иҗатын үз итүчеләр аның картиналарының матур, тирән эчтәлекле булуы өстенә, йөрәккә һәм тәнгә көч өстәвен, савыктыру үзлегенә ия булуын да әйтәләр.

Клуб мөдире Әнисә Ганфәритова һәр хезмәткә иҗади бәя биреп, яшь талантларны дәртләндереп торды. Ул үзе иҗат иткән шигырьләрне дә укыды.

Бу мәдәни-агарту чарасында катнашкан һәр кеше диярлек, символик бәягә, ни дә булса сатып алды (картина, кул эшләнмәләре, бәйләгән әйберләр һ.б.). Барлыгы 33 эшләнмә сатылган булып чыкты. Тупланган акча "Ел символы" хәйрия аукционы" дигән савытка салына барды.

Лидия Командыкованың исә яңа хезмәтләре: кышкы урман-пейзажлары, янып торган миләш тәлгәшләре, яңа клубны тасвирлаган картинасы - барысы да Экология елында авыл клубы өчен зур табышка әверелде.

Равил ГАЛЛӘМОВ,

Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса