Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Дөрес аңлатырга кирәк

28 июнь көнне "Бөгелмә" эшлеклеләр клубы вәкилләре чираттагы киңәшмәгә җыелдылар. Аның эшенә клуб президенты Ринат Харисов җитәкчелек итте.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Киңәшмәдә көнүзәк мәсьәлә булып Бөгелмә муниципаль районында торак-коммуналь хезмәтләре өлкә-сендәге хәлләр торды. Шуңа күрә клуб әгъзаларын кызыксындырган сорау-ларга җавап бирү вазифасы ТКХ департаменты директоры Виктор Пивсаевка йөкләнде.

Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге хәлләр, 1 июльдән бәяләрнең күтәрелүе, әлбәттә, бер генә кешене дә битараф калдыра алмый. Клуб вәкилләре дә В.Пивсаевка сорауларын яудырдылар гына. Ни кызганыч, күп кенә сорауларга әлеге өлкәдә хезмәт куючылар да җавап бирә алмый булып чыкты. Бигрәк тә гомуми йорт ихтыяҗлары /ОДН/ өчен түләүләр иң авыр сорау булып кала бирә. Халык ни өчен, кем өчен түләгәнен аңламый. Гомуми йорт исәпләү приборларының нигә кирәклеге дә /һәрбер квартирда шәхси счетчиклар бар бит инде/ аңлашылмый булып чыкты. Һәм, кабатлап әйтәм, моны ачык итеп аңлатып бирә алучы да юк. Дөрес, җавап тотучы РФ Хөкүмәте, ТР Хөкүмәте чыгарган карарларны дәлил итеп китерергә тырышты, әмма сораулар барыбер ачык килеш, һавада эленеп калды. Бары тик төрле хезмәтләрнең: салкын һәм кайнар су, җылылык челтәре, электр белән тәэмин итү һәм башкаларның халыкка тиешле мәгълүматны аңлату эшләрен тиешенчә алып бару кирәклегенә басым ясалды. Чыннан да, күп очракта кешеләр белән әдәпле итеп сөйләшә белмәү, түрәләрнең дорфалыгы да халыкта әйтеп бетергесез ризасызлык тудыра, ләбаса. Җылы сүз - җан азыгы дип, юкка гына әйтмәгәннәр шул. Төрле хезмәт күрсәтүче оешмалар моңа игътибарны арттырырлар, тупас хезмәткәрләр үзләренә лаеклырак эш табар, ә халык арасында, дәүләттә кабул ителгән һәм ни өчен ул законнар кабул ителгәнен дә аңлата алырлык компетентлы кешеләр эшләр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса