Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Дөньякүләм проблемага яңа караш

Ут-күршебез Әлмәт мәктәпләренең берсендә яңа уку елында гадәти укучылар белән бергә "аутизм" диагнозы куелган, халык телендәгечә әйтсәк, "кояш балалары" да укый башлаячак. Биредә "Гадәти булмаган балалар" җәмәгать оешмасы тарафыннан эшләнгән "Аутизм. Проблемалар һәм хәл итү юллары" дигән проект старт ала. Проект Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты, мәгариф идарәсе һәм РФ...

Ут-күршебез Әлмәт мәктәпләренең берсендә яңа уку елында гадәти укучылар белән бергә "аутизм" диагнозы куелган, халык телендәгечә әйтсәк, "кояш балалары" да укый башлаячак. Биредә "Гадәти булмаган балалар" җәмәгать оешмасы тарафыннан эшләнгән "Аутизм. Проблемалар һәм хәл итү юллары" дигән проект старт ала. Проект Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты, мәгариф идарәсе һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров белән ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәлилов ярдәме белән эшләячәк.

Аутизм - баш мие эшчәнлеге бозылу сәбәпле, бала үсешенә үзенчәлекле йогынты ясый торган неврологик күренеш ул. Андый баланың тышкы дөнья, әйләнә-тирә мохит белән элемтәсе дә үзенчәлекле, гадәти түгел. Шуңа күрә бүгенге көндә алар җәмгыятькә яраклаша алмаучы санала, ә гаилә әлеге авыр проблема белән ялгыз кала. Әмма аутизм - дөньякүләм проблема. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, җирдә аутист-балалар саны ел саен 13 процентка арта бара. Американың кайбер штатларында һәр 45 баланың берсе - шундый диагнозлы. Кызганычка, Россиядә бу темага статистика мәгълүматлары юк. Әмма проблема бар. Әлмәт районында гына да, мәсәлән, психикасында менталь тайпылышы булган 224 бала исәптә тора, 174е инвалид дип танылган, ә 23е хәзергә күзәтү астына алынган. Бу балаларның нибары берничәсе генә коррекцион мәктәптә я балалар бакчасына йөри.

- Ә бит "аутизм" диагнозы куелган балаларның 80 проценты укырга, тиешле үсеш алырга сәләтле, - дип саный аутист бала әтисе, "Гадәти булмаган балалар" оешмасы җитәкчесе Андрей Сатыбалов. - Тик аларны укытырга урын, шөгыльләнергә белгечләр юк.

Әлеге оешма нефтьчеләр башкаласында 4 елдан артык эшли икән инде. 20дән артык гаилә биредә рухи сыену урыны тапкан, әти-әниләр, нәкъ менә шушы аралашулар сәбәпле, җиңел сулыш алган. Бу әлеге балаларның да аралашу, бердәнбер "дөнья күрү" урыны булып тора. Мондый балаларны үз-үзен тотышын гадәттә "начар тәрбия" җимеше дип карыйлар, ә биредә алар бер-берләрен бик яхшы аңлый.

Оешманың үз бинасы юк, гәрчә үзенчәлекле балаларга үзгә мохит, аерым җиһазлар һәм, әлбәттә, махсус белемле педагог-тәрбиячеләр: аналитиклар, психологлар, дефектологлар, массажистлар һ.б., укытуның махсус программасы кирәк.

Быел 1 сентябрьдән гадәти мәктәптә шушы "ният-хыяллар"ның бер өлешен генә булса да гамәлгә ашырырга омтылыш ясалачак: 5 аутист бала башлангыч мәктәпкә укырга киләчәк; өчесе - беренче сыйныфка, икесе - икенчегә.

- 21 нче мәктәп базасында тәҗрибә рәвешендә шушы эшне башлыйбыз, уңышлы барып чыккан очракта, аутизмлы балаларны социальләштерүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне дәвам иттерергә ниятлибез, - ди РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров.

Әлбәттә эш шактый зур чыгымнар сорый: бер ел өчен генә дә 1 миллион сумнан артык акча таләп ителә, тагын 900 мең сумлап белгечләргә түләр өчен кирәк.

Мәсьәләнең кадрлар хәзерләү ягын, финанслау чыганакларын ачыклау, юридик һәм закон күзлегеннән аспектларын, максатчан программага керү мөмкинлекләрен - барысын да төптән уйлау зарур. Шуңа күрә дә бу проблеманы федераль дәрәҗәгә күтәрергә кирәк.

Татарстанда физик мөмкинлекләре чикле һәм үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләрне тернәкләндерү дәүләткүләм мөһим мәсьәлә булып санала. Бу темага кагылышлы барлык сораулар да киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү юлы белән хәл ителә. Инвалидлар оешмалары республикада кабул ителә торган программаларның экспертлары, автордашлары булып торалар. 2011 елда, мәсәлән, "Уңайлы мохит" республика программасы гамәлгә керде. Инвалидларны эшкә урнаштыру юнәлешендә берничә социаль программа эшли. Мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү өлкәсендә инновацион ысулларны куллану куллану киң колач алды. Сәламәтлегендә тайпылышлар булган балаларны тәрбияләүче гаиләләр - аерым игътибар үзәгендә. Әлмәттә кузгатып җибәрелә торган "Аутизм. Җәмгыятькә юл" программасы да Татарстанда бердәнбер түгел. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажлыгында узган ел Казанда аутист-балалар өчен арт-терапия проекты гамәлгә ашырыла башлаган иде инде. Ә бусы инде дөньякүләм әһәмиятле проблеманы хәл итүдә Татарстанда алга таба ясалган тагын бер адым булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса