Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Дөнья мәдәниятеннән көйләр бәйләме

Музыка мәктәбе икенче ел рәттән, милли сәнгатьне үстерү йөзеннән, "Милли моңнар" музыка фестивален оештыра. Андый чараны үткәрү өчен Халыклар бердәмлеге көненнән дә турырак мәгънәсенә килгән бәйрәм бар микән? Димәк, фестивальнең датасы 4 ноябрьгә билгеләнә.

Үзенең юмарт рухы белән бу самими кичә балаларга да, ата-аналарга да бик якын. Чөнки биредә урыннар билгеләнми, киресенчә, әгәр бала ел буе-
на тырышып өйрәнә икән, фестивальдә сәхнә түренә чыгып, яраткан әсәрен башкару хокукын ала. Ул башта тамашачыга түбәнчелек белән башын ия, аннары гына тылсымлы төймәләргә кагыла.
Рус, татар, белорус, чех, азәрбайҗан көйләренә фантазияләр, Швейцария, Индонезия һәм Америка халыкларының җырларын башкарганда
балалар җир йөзен чәчәкләр-дәй бизәгән милләтләр рәвешенә керә. Бу өлкән буын тамашачының елмаюына сәбәп була. Аккордеон, фортепиано телләреннән, гөслә, гитара кылларыннан агылган моңлы гармония, чиратлашып, күмәк башкарылган хорның тантаналы аһәңнәре белән алмашына.
Милли татар көйләреннән "Галиябану", "Озата барма", "Яшьлек вальсы" һәм кичке уен, бию көйләреннән тезмәләр яңгырады. Төп сәнгать мәктәбеннән тыш, 7 нче гимназия базасында эшләгән 2 нче сәнгать мәктәбенең яшь музыкантлары - укытучылар На-талья Щербинина һәм Алсу Галиева әзерләгән тырыш балалар мәхәббәтебезне яулады. Яшь буынның зәвыгын үстерерлек, шул ук вакытта сабыйлык хисләренә тәңгәл килерлек әсәрләр сайлаганнары өчен туган мәктәбебезгә дә рәхмәтебез чиксез.
Иң озын көйләр дә кайчандыр бер тәмам була дигән җөмләдән, ялгышмасак ярый иде дип, ут йоткан кече сыйныф балаларының ата-аналары, әби-бабайлары алар артыннан сәхнәгә күтәрелгән өлкән сыйныфташлар Евгений Айрапетов (аккордеон), Илсур Хафизов (аккордеон) һәм Илдар Котлыбаев (гитара, барысы да 2 нче лицейдан) уйнап күрсәткәннән соң, без дә шундый булырбыз әле дип, җиңел сулап куйдылар. Әлбәттә, син үтәсе юлны башкалар инде күптән һәм чын виртуозларча үткәнен күрү сабырлыкка җиңеллек бирә.
Л.Е. Скитина, Казан дәүләт консерваториясенең оркестр музыкасы әзерлегенә ия булган укытучы, укучыларның "Әйлән-бәйлән" фольклор ансамблен тәкъдим итте (рәсемдә). Татар телле тамашачының аңа булган хөрмәтен аңлату өчен, дистә еллар буена армый-талмый, югары һөнәри осталык һәм балаларга сүрелмәс мәхәббәт белән, укучыларны ансамбльләргә җәлеп итүен әйтергә кирәк. "Ай, йолдызым", "Очып кайтам", "Тала, тала", "Зәңгәр күл", "Өй артында шомыртым" фантазияләре-көйләре һәм Салих Сәйдәшев маршы аның өйрәтүендә милләт балаларына якынайды, балалар күңеленә ак рухият орлыгын ул чәчте: "Әнием дә, әтием дә татарлар. Үз музыкабызны уйнаганда, йөрәгемдә җылы хисләр туа. Апам да шушы музыка мәк-тәбен тәмамлады", - Рената Абдурахманова, Һади Атласи исемендәге гимназия укучысы; "Мин классик музыканы, бигрәк тә туган көйләребезне бик яратам. Бу мәктәптә татар һәм рус операларын, балетлар карыйбыз", - Элина Минхәерова, 5 нче мәктәп укучысы; "Татар көйләренә вариацияләр уйныйбыз. Тамашачыга югары музыка ярдәмендә илһамлы минутлар бүләк итү ошый. Алар тыңласыннар да гаҗәпкә калсыннар иде", - Лилия Хәсәншина, 13 нче мәктәп укучысы, шулай фикерли.
Фестивальне сәнгать мәктәбенең аккордеон сыйныфы укытучысы Әминә Кәримова сәнгатьле итеп алып барды.
Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса