Дәүләт программалары үтәлешен тикшереп...
Татарстанда 2017 елга төзелеш һәм капиталь ремонт программаларын гамәлгә кую төгәлләнеп килә. Аларның күбесе инде -- ТР Министрлар Кабинеты структураларында тиешле килештерүдә. Алты программага кул куелган. Шулай ук яңа төзеләчәк объектларның проект документларын әзерләү эше дә бара. 2016 елның социаль объектларны капиталь ремонтлау буенча булган тугыз программа да төгәлләнгән. 876...
Татарстанда 2017 елга төзелеш һәм капиталь ремонт программаларын гамәлгә кую төгәлләнеп килә. Аларның күбесе инде -- ТР Министрлар Кабинеты структураларында тиешле килештерүдә. Алты программага кул куелган. Шулай ук яңа төзеләчәк объектларның проект документларын әзерләү эше дә бара.
2016 елның социаль объектларны капиталь ремонтлау буенча булган тугыз программа да төгәлләнгән. 876 йортның 831ендә эшләр башкарылып чыккан. Торак инспекциясе тарафыннан 536 күпфатирлы йорт кабул ителгән. Республика буенча КС-2 актлары 96,7 процентта тапшырылган. Эш -- төгәлләнү алдында.
-- Әгәр дә КС-2 актлары тапшырылмаса, бернинди яңа объект алмаячаксыз дигән сүз. Эш башкарылган икән - документларны тапшырыгыз, - диде Рөстәм Миңнеханов подряд оешмалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа