Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Дин әһелләре террорчылыкка каршы көрәштә

Рамил хәзрәт Хөснетдинов, Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе: - Экстремизмга, төрле секталарга кереп киткән кешеләрне урында ук, аралашкан вакытта ук ачыклап була. Алар - аз сүзле, аерым фикер йөртүче кешеләр. Андыйлар аерым контрольдә тора һәм, аңлашылганча, безнең тарафтан гына да түгел. Террорчылык, экстремизм юлының каһәрле булуы турында без даими рәвештә...

Рамил хәзрәт Хөснетдинов, Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе:

- Экстремизмга, төрле секталарга кереп киткән кешеләрне урында ук, аралашкан вакытта ук ачыклап була. Алар - аз сүзле, аерым фикер йөртүче кешеләр. Андыйлар аерым контрольдә тора һәм, аңлашылганча, безнең тарафтан гына да түгел. Террорчылык, экстремизм юлының каһәрле булуы турында без даими рәвештә сөйләп торабыз, вәгазьләр укыйбыз. Гомумән, милләтара һәм динара бердәмлекне ныгыту, террорчылык һәм экстремизм профилактикасы, социаль, этник һәм дини нигездәге низагларны булдырмау мәсьәләләре - безнең төп вазифабыз. Моннан тыш, төрле спорт уеннары оештырабыз - футбол дисеңме, волллейбол дисеңме. Яшьләребез дә бик актив. Алар төрле бәйгеләр уздыра. Балалар өчен елына 4 тапкыр, каникуллар вакытында, мәчеттә рухи-сәламәтләндерү үзәге эшли. Монда укучылар дин белемнәрен генә алып калмый, ә ЮХИДИ кагыйдәләренә төшенә, туган як тарихы белән таныша. Әлеге матур традицияләребез киләчәктә дә дәвам иттереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса