Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Граффити

Бүген Русиядә иҗтимагый тетрәнүләр баруы һәркемнең күз алдында. Хәер, мондый тетрәнүләр әле моннан егерме еллар элек үк башланган иде инде. Бу галәмәт баштагы мәлләрдә демократия күренеше буларак кабул ителде. Ләкин, күп тә үтми, аерым бер груһның илдәге властьны үз кулына төшерү өчен демократия уены уйнаганы мәгълүм булды. Бүген исә совет...

Дамир АСЫЛОВ.
Руслан Җәләев фотолары.

Моның чагылышын һәркайда, үзебезнең Бөгелмәдә дә бик ачык тоясың. Шәһәр йортлары, төрле биналар диварларына "Россия для русских!" дип, биниһая эре хәрефләр белән язылган һәм башка милләтләрне кимсеткән, түбәнсеткән шуның ише эчтәлектәге дәһшәтле граффитилар тынгылыкны ала, шомландыралар (рәсемнәргә күз салыгыз). Аның җәмгыять өчен бик тә куркыныч булуын ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә мәгълүмат чараларына биргән интервьюсында турыдан-туры искәртеп үтте.

Әйтергә кирәк, мондый хәерсез галәмәт бернинди җирлексез, тиктомалдан гына барлыкка килеп, бөтен илне колачламаган дип уйларга тулы нигез бар. Русия хөкүмәте алып бара торган политиканың яңгырашы бу. Узган елның декабрендә үткән парламентка депутатлар сайлау (аны туры мәгънәсендә сайлау дип әйтерлек иде микән?) вакытында да милли мәсьәләнең кискенләшүе ачык күренде. Бүген президент кәнәфие өчен барган тартыш вакытында исә бөекмәмләкәтчелек, бөекмилләтчелек чиренең хәтта афәт төсен ала баруын да чамаларга була. Мәсәлән, яңадан президент кәнәфиенә омтылучы РФ хөкүмәт башлыгы Владимир Путинның "Независимая газета"да басылган милли мәсьәләләр турындагы фикерләрен бәян иткән мәкаләсен "Это имперская программа, очень опасная для России" дип бәяләделәр. В.Путинның әлеге мәкаләсе шәхсән үземдә Русия империясе тарихыннан кайбер сәхифәләрне хәтергә төшерде. Мәсәлән, моннан нәкъ бер гасыр элек идарә иткән Русия Министрлар Советы рәисе Петр Столыпин да империядә "каты кул" белән тәртип урнаштырырга керешкән ич. "Россия для русских!" ул вакытларда рәсми шигарь булган. Столыпин үзенең милли политикасын шул шигарьгә таянып алып барган. Ул чакта да рус теленең культура тарату миссиясе турында демагогия корганнар, рус халкы дәүләт нигезләүче халык, илдә баш халык, бөек халык дип белдергәннәр. Идел буе халыкларының, бигрәк тә татарларның активлыгы Столыпинны нык борчыган һәм ул, татар-милли активлыгын бастыру өчен бик җитди көч тупланырга тиеш, дип кисәтә.

Путин да, Россияне (ул аны "уникаль цивилизация" дип атый) ныгытып тотучы төп нигез - рус халкы, рус культурасы, дип белдерә. Менә шулай, Россияне саклауда башка халыкларның, шул җөмләдән татарларның да, көче керми икән. Гомумән, Путинның, икенче төрле әйтсәк, Россиянең милли политикасы Россиядә яшәүче башка милләтләр өчен тагын да куркынычрак әйләнәгә кереп китеп бара дигән сүз инде бу. Менә шуңа күрә шәһәр йортларының, төрле корылмаларның диварларына башка милләтләрне күралмаучылык рухында сырланган граффитиларга гаҗәпләнәсе юктыр. Болар Гаврошлар кулы белән генә сырланмаган, оешканлык галәмәтләре күзгә ташланып тора аларда. Әлеге язулар ачуны кабарта, шовинизм сөреме белән саташканнарга карата нәфрәт уята, адекват гамәлләргә чакыра. Коткының үзе алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: граффити шовинизм