Программа расланды, эш башланды
2012 елда Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча 5,3 миллион квадрат метр мәйданлы 837 күпфатирлы йортка ремонт ясалачак. Бу 220,4 мең кеше үзенең торак шартларын яхшыртачак дигән сүз. Программада Татарстанның 43 муниципаль берәмлеге катнаша (Кайбыч һәм Әтнә районнарында ул төгәлләнгән инде). 21 гыйнварда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек...
Әлфия МОСТАФИНА.
"Быел капиталь ремонтны 183 подряд оешмасы башкарачак. Бүгенге көндә 15 муниципаль берәмлектәге 111 йортта төзекләндерү башланды инде. Шул исәптән Казанда - 12 йортта, шулай ук Чаллы, Әлмәт, Апас, Әгерҗе, Бөгелмә (4 йортта төзекләндерү башланган), Биектау, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Түбән Кама, Нурлат, Саба һәм Чистай районнарында", - диде министр. Аның сүзләренә караганда, программаны финанслау күләме 4347 миллион сум тәшкил итә, шуның 549,7 миллион сумын Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру фонды бирә; 1373 миллион сумы - ТР бюджеты; 1075 миллион сумы - муниципаль берәмлекләр бюджетлары; 1349 миллион сумы - милекчеләр акчасы.
Узган елда республикада 10 сентябрьгә 999 күпфатирлы йортта төзекләндерү эшләре төгәлләнде. "Быел да графикны бу мөһим эш октябрь башына кадәр тәмамланырлык итеп төзергә кирәк", - диде Президент.
Быел Татарстанда торак милекчеләреннән 2114 миллион сум акча җыю күздә тотыла. Ул акчаларның яртысыннан артыгы 2012 елгы капиталь ремонт программасы өчен җыела, 31,6 миллион сумы исә урнаштырылган исәпләү приборлары буенча лизинг түләүләренә юнәлдереләчәк.
Киңәшмәдә шулай ук коммуналь түләүләрдә арттырып язу фактлары хакында да сүз булды. Күп кенә муниципаль берәмлекләрдә торак милекчеләренә счет-фактуралар яңадан исәпләп җибәрелде (бездә дә кайбер йортларның почта тартмаларына бу кәгазьләр икенче тапкырын салынган).
Киңәшмә барышында туры элемтәдә Чаллы хакимиятенең бу өлкәдә халык белән эшләү тәҗрибәсе тыңланды. Башка районнар өчен дә өлге итеп алырлык файдалы фикерләр әйтелде хакимият башлыгы чыгышында.
Соңыннан министр, коммуналь хезмәтләргә түләүләрне арттырып язуларга юл куймау максатында, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафынан ел дәвамында ныклы контроль булдырылачагы турында хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа