Хезмәтебез халык өчен
Яңа ел бәйрәме алдыннан, ягъни 29 декабрьдә шәһәрнең үзәк мәйданында Бөгелмә шәһәре эчке эшләр бүлегенең шәхси составы разводы булып узды. Бу чара полиция хезмәткәрләренең һәрвакытта да халык иминлеге сагында торуын тагын бер кат ачык дәлилләде.
Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Бәйрәм көннәрендә шәһәрдә һәм районда тәртип саклау аеруча кыенга туры килә. Алда торучы зур бәйрәмнәр тыныч һәм һәлакәтләрсез үтәргә тиеш. Хокук саклау органнары үз алларына шундый бурычлар куйдылар. Әлеге чарага Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Вахит Гарәфетдинов та чакырулы иде. Ул шәхсән үзе һәм башкарма комитет исеменнән полиция хезмәткәрләрен бәйрәмнәр белән котлады. Аларга һәм гаиләләренә сәламәтлек, уңышлар, иминлек теләде.
Разводта барлык хезмәтләргә дә үз вазифалары хакындагы мәгълүмат, алда торучы мәсьәләләр җиткерелде. Чара тантаналы марш белән тәмамланды. Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлеге полиция начальнигы Александр Потапов сүзләре буенча, үзәк мәйданда мондый разводлар айга ике тапкыр үткәрелә. "Биредә урын иркен, бу исә хезмәткәрләрнең эшкә әзерлек дәрәҗәсен күзәтеп торырга да бик кулай", - ди ул. Мондый чараларда шулай ук барлык хезмәткәрләргә боерыклар җиткерелә, бурычлар куела. Җитәкче бәйрәм көннәрендә хокук саклау органнарының махсус режимда эшләүләре хакында әйтеп үтте. "Җәмәгатьчелек тәртибен саклау, бәйрәм вакытында халыкка карата аеруча ихтирамлы булу шәхси состав алдына куелган төп мәсьәләләр булып тора. Чөнки ялларда халык, чыннан да, ял итә һәм аларның кәефен төшермәү бик мөһим", - диде җитәкче.
Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлеге иҗтимагый тәртип саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Александр Иванов полиция хезмәткәрләренең бәйрәмнәрдә генә түгел, ә һәрдаим халык иминлеге хакына төрле чаралар, акцияләр үткәреп торачагы турында әйтте.
Сүз соңында шуны әйтәсе килә, шәһәр-район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, полиция хезмәткәрләренең тырышлыгы һәм уяулыгы нәтиҗәсендә, бәйрәм һәм озын яллар тыныч һәм хәвеф-хәтәрсез үткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа