“Зебрага ау” башланды
Россия территориясендә җәяүлеләрнең куркынычсызлыгы турындагы мәсьәлә бүгенге көндә дә иң җитди проблемалардан санала, дип белдерә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе.
Агымдагы елның 9 аенда гына да, автомобиль йөртүчеләрнең җәяүлеләр өстенә килеп менүләре нәтиҗәсендә, 5500 кеше һәлак булган, 42 мең кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алган. Һәр дүртенче очрак җәяүлеләрнең урам аша чыгу урыны булган "зебра"да килеп чыккан. Өстәвенә, аларның 12 проценты - көйләүле җәяүлеләр чыгу урынында. Күп очракта урам-юл челтәренең транспорт-эксплуатацияләү торышындагы җитешсезлекләр дә юл-транспорт фаҗигасенә китерә (28 процент). Шуңа күрә кичекмәстән юл-транспорт һәлакәтенә китерүче сәбәпләрне булдырмау өстендә җитди эшләү таләп ителә.
Бүгенге көндә Россия Федерациясе территориясендә Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, җәмәгатьчелек оешмалары белән берлектә, "Зебра"га ау. Бөтенроссия җәяүлеләр рейды" исеме астында акция уздыра. Аның максаты - җәяүлеләрнең урам аша чыгу урыннарын көйләү, андагы кимчелекләрне бетерү. Акция кысаларында гражданнарның, Җәмәгатьчелек оешмаларының һәм массакүләм матбугат чараларының юллардагы кимчелекләр турындагы хәбәрләренә беренчел игътибар биреләчәк. Җәяүлеләрнең урам аша чыгу урыннарына начар хезмәт күрсәтүче җаваплы затлар административ җаваплылыкка тартылачаклар. Акция чорында ачыкланган кимчелекләр кыска срокларда бетерелергә тиешлеге ассызыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа