Дуслар дус булып калсын
Хуҗасыз этләр һәм мәчеләр саны арту сәбәпле, Бөгелмә муниципаль районы территориясендә эпидемиологик вәзгыять яхшылардан түгел.
Ләйсән Зәйнуллина тәрҗемәсе.
2010 елда хайваннар 379 ке-шегә һөҗүм иткән һәм тешләгән (аларның 97се - авыл җирлегеннән), 2011 елның 10 аенда 310 кеше (65е - авыл җирлегеннән) зыян күргән.
2005 елдан районда котыру авырулы 53 хайван (эт, мәче, мөгезле эре терлек, төлке) теркәлгән. Алар Подгорный, Салояз, Иске Сумароково, Березовка, Подлесный, Таллы-Бүләк, Ключи, Кодаш, Рос-товка, Спас, Татар Димскәе торак пунктларында булган.
Котыру авыруы күп очракта кыргый хайваннарда очрый. Ләкин соңгы елларда хуҗасыз этләр һәм мәчеләрдә дә еш күзәтелә. 2010 елда аларның авыру очраклары гомуми санның 29,2 процентын тәшкил иткән.
2010 елда Бөгелмә районында караусыз хайваннарның кешегә ябырылу очраклары Әлмәт районы күрсәткечләреннән - 8,2, Чаллыдан - 39,7, Татарстан Республикасындагыдан 3,6 процентка күбрәк.
Мондый очракларның артуы - хуҗасыз этләр һәм мәчеләргә каршы алып барылган эшләрнең канәгатьләнерлек булмавында. Аларны аулау көннән-көн кими, зыян күрүчеләр саны арта.
Зыян күргән кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен 2010 елда - 720 мең, 2011 елның 10 аенда 590 мең сум акча тотылган.
Хуҗасыз мәчеләрне халык ашата һәм үзләренең торак йортларындагы подвалларда алар өчен приют ясый. Бу, үз чиратында, халыкның корчаңгы һәм микроспория белән авыру очраклары артуга, борчалар таралуга китерә.
2010 елны Бөгелмә районында корчаңгы белән авыру очраклары Азнакай районыннан - 6,97, Баулы районыннан - 2,2, Лениногорск районыннан - 1,8, Татарстан Республикасы күрсәткечләреннән 1,8 тапкырга артык. Ә микроспория белән авыру Азнакай районын - 14,4, Баулы районын - 2,6, Лениногорск районын - 2,2, Татарстан Республикасы күрсәткечен 1,95 тапкырга узган.
2010 елны торак йортларның 364500 квадрат метры (221 йорт) борчалардан арындырылган. Аның өчен 80190 сум акча тотылган. 2011 елның 10 аенда 595082 квадратметрны (322 йорт) эшкәртүгә 130918 сум акча киткән. Шул сәбәпле, идарә компанияләренә торак йортларга хуҗасыз мәчеләрне кертмәү өчен төрле чаралар үткәрергә киңәш ителә.
Район һәм шәһәр террито-риясендәге законсыз чүплекләр, калдыкларны җыю контейнерларында тыгыз каплагычлар булмау, подвалларга керү мөмкинлеге булу, хуҗасыз хайваннарның санын киметүгә юнәлтелгән чараларның аз үткәрелүе хуҗасыз этләр һәм мәчеләр саны артуга китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа