Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Бер очрашу – үзе бер гомер

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп узыла. Шул нисбәттән, үткән атнаның җомга көнендә Гафиятуллин урамы, 36 нчы йортның 4 нче фатирында урнашкан Илдар Хаков рәислегендәге Бөгелмә шәһәре һәм районы инвалидлар җәмгыятендә күңелле чара үтте. Кирзавод округы депутаты, ПСБ компанияләр төркеме генераль директоры урынбасары Тимур Шамил улы Булушев мөмкинлекләре чикле 25...

Ләйсән ВИЛДАНОВА.

Иң беренче чиратта, Тимур Шамил улы җыелган халыкка әлеге датаның үзенчәлекләре турында сөйләп үтте. Бу көннең батыр, максатчан кешеләргә багышланганлыгын ассызыклады. Чыннан да, мөмкинлекләре чиклеләрнең дөньяга карашы, барлык уңай күренешләрдән юаныч табып, кайчакта сәламәт кешеләр дә булдыра алмаганны эшләүләре, алар арасында иҗат, сәнгать әһелләренең байтак булуы гаҗәпләндерә. Без моның шулай икәненә җыелган абый-апаларны күзәтеп, тагын бер кат инандык. Тимур Шамил улы, аларга иң изге теләкләрен җиткереп, барлык уй-хыялларының да тормышка ашуын һәм тирә-яктагы халыкның аларга карата яхшы мөнәсәбәттә булуын теләде.

Бу бәйрәм турындагы фикерен белдереп, депутат әлеге көннең, һичшиксез, кирәклеген раслады. "Бу дата мөмкинлекләре чикле кешеләр турында уйланырга һәм аларның хәлен аңларга ярдәм итә", - диде ул һәм киләчәктә дә язмыш тарафыннан кимсетелгән кешеләргә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәчәген һәм теләктәшлек белдерәчәген әйтте. Ә мондый чаралар үткәреп, җитәкчеләр белән "түгәрәк өстәл"ләр артында сөйләшеп утыру - бу кешеләр өчен үзе бер гомер. Аларны зурлап килгән кунакларга инвалидларның рәхмәте чиксез иде, билгеле. Ә җәмгыятьнең шигърият яратучы вәкиле Людмила Геннадьевна Любимова хәтта Тимур Шамилевичка рәхмәт йөзеннән автографын язып, үзенең җыентыгын да бүләк итте (рәсемдә). Әйе, Бөгелмә шәһәре һәм районы инвалидлар җәмгыяте рәисе урынбасары Анна Ивановна Даньшина сүзләре буенча, аларның шагыйрь-шагыйрәләре, язучылары байтак, шигырь җыентыклары да әледән-әле дөнья күреп тора.

Бирегә җыелган инвалид-ларның шул дәрәҗәдә күтәренке рухлы, шат күңелле, сәләтле булуларына таң калырлык. Тулысынча сәламәт кешеләр арасына эләксәм дә, мин мондый самими, ачык йөзле, тормышның һәрбер мизгеле һәм минутыннан тәм табып калырга тырышучы затларны күрмәгән булыр идем дип уйлыйм. Әнә, төркемнең игътибар үзәгендә булган Чәчкә Хәмит кызы Сөнгатуллина гына да ни тора. Җыелган халык, аның баянына кушылып, бик озаклап рус һәм татар халык җырларын сузды.
Шат күңелле Чәчкә апа гомеренең бер генә минутын да заяга уздырмаган дисәк, бер дә ялган булмас. Ул 30 ел музыка мәктәбендә укыткан, 10 елдан артык "ТатНИПИнефть" институтының геология бүлегендә көч куйган. Тынгы белмәс ханым лаеклы ялга чыккач та, 10 еллап татар-төрек лицеенда җыр дәресләрен алып барган. "Тормышымда җыр бик нык ярдәм итә, гомер буе шушы шөгылемнән юаныч, тәм табып, көч алып яшәдем. Бүгенге көндә укучыларым инде зур кешеләр. Моңардан да зуррак куаныч булырга да мөмкин түгел", - ди ул шатлыгын уртаклашып.

Һәрвакыт шундый көләч йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз, хөрмәтле абый-апалар. Сез моңа икеләтә лаек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: инвалид