Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

“Дамирыбызны югалттык...”

Юксыну 28 ноябрь көнне Бөгелмә татар җәмәгатьчелеге атказанган мәдәният хезмәткәре, "Бәллүр каләм" иясе, танылган журналист, актив җәмәгать эшлеклесе Дамир Сәетгәрәй улы Асыловны искә алу кичәсе үткәрде. Чара Татар мәдәният үзәгендә узды. Сирин СӘГЫЙТОВ. Редакциябезгә аяз көнне яшен суккандай кайгылы хәбәр килеп ирешү белән телефон тынып тормады: күпләр кайгы уртаклашты, аптырашта...

Юксыну

28 ноябрь көнне Бөгелмә татар җәмәгатьчелеге атказанган мәдәният хезмәткәре, "Бәллүр каләм" иясе, танылган журналист, актив җәмәгать эшлеклесе Дамир Сәетгәрәй улы Асыловны искә алу кичәсе үткәрде. Чара Татар мәдәният үзәгендә узды.

Сирин СӘГЫЙТОВ.

Редакциябезгә аяз көнне яшен суккандай кайгылы хәбәр килеп ирешү белән телефон тынып тормады: күпләр кайгы уртаклашты, аптырашта калды. Чыннан да, әле егетләрдәй йөргән Дамир абыйның бакыйлыкка күчүенә күңел ышанмады...
Шушы көннәрдә өлкән яшьләрдәге бер апабыз кайгырып: "Дамирыбызны югалттык..." - диде. Хак сүзләр. Әйе, Дамирыбыз иде ул. Ник дигәндә, нинди яшьтә булуына карамастан, теләсә кем белән уртак тел таба белә иде ул. Алай гына да түгел, аларны борчыган проблемаларны тиз арада күтәреп алып, хәл итү юлларын да бергәләп эзли һәм таба да белә торган иде. Бөтен гомере шулай үтте аның. Гаделлек сагында торучы булды Дамир абый, шуңа күрә безнең Дамирыбыз дәрәҗәсенә күтәрелә дә алды.
Кичәдә югалту ачысын шигырь юлларына салучылар да бар иде. Җирле язучы, җәмәгать эшлеклесе Әсгать Закиров юксынуын сезнең игътибарга дә тәкъдим итәбез.

Асылыбыз

(Дамир абый Асыловка)

Бөгелмәнең татар арбасы
Кинәт кенә туктап калганда
Һәм башкалар хәлдән тайганда,
Арып камытларын салганда,

- Болай булмый,
- диеп, - җәмәгать,
Тартты ул арбаны алдан да,
Кирәк чакта,
кулына камчы алып,
Куалады аны арттан да.

Бик зәвыклы гади киенде,
Ыспай гына егет шикелле.
Чын татарча матур сакалы
Очрармы андый? Икеле...

Һай, үткен иде аның каләме!

Без боргалап һәм сыргалап,
Әйтә алмый торган сүзләрне
Мизгел дигәндә
язып чыга иде,
Хакыйкатькә өндәп күпләрне.

Һай, утлы иде аның йөрәге!

Тоймагандыр аны сирәге,
Калды кайнар иҗат җимешләре
Безнең барчабызга кирәге
Тырнап үткән каләм эзләре.
Ул бүлмәде
кешеләрне сортка
Монысы кирәк, диеп,
монысы кирәкми.
Яшәүчеләр күпме арабызда
Гаделлеккә дәшеп йөрәкне?

Бик сирәк шул
андый фидакарьләр,
Бөртек кенә безнең арабызда.
Камчы тотып
торсын иде артыбызда,
Тик китеп барды шул
Асылыбыз да.


Бөгелмә шәһәре.
27 ноябрь, 2012 ел.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса